Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Каенкай" төркеме Яңа елы һәркемгә үрнәк булды (+фоторепортаж)

Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркемендәге Яңа ел йомгаклау иде. Әлеге тамаша “Циркта Яңа ел” дип аталып, балаларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә күңеленә әйтеп бетергесез хис-кичерешләр салды.

Чыннан да мондый бәйрәм күргәнебез юк иде әле безнең. Бу урында тәрбияче апаларның тырышлыгын ассызыклап үтәсем һәм рәхмәт әйтәсем килә. Балаларны өйрәтүгә күпме тырышлык кына биреп калмыйча, алар әлеге бәйрәм уңышлы узсын өчен бөтен энергияләрен дә тамашачыга бирделәр.

Чарабызга ияләнгәнчә җанварлар гына түгел, цирк артистлары да килгән иде. Клоун, Фокусчы, Силач... Ниләр генә кыланмады һәм ниләр белән генә шаккатырмады алар безне. Берсеннән-берсе кызык образлар, һәрбер чыгышны нечкәлекләренә кадәр туры китерү балаларның йөзләрендә ачык чагылыш тапты. Алар шаккатып тәрбияче апаларын күзәтте. Чыршының утлары да тылсым ярдәмендә генә янып, Кыш бабай да күп тырышлыклар белән генә балалар янына килеп җитте. Ә иң мөһиме, һәрбер сабый Кыш бабай белән җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачты һәм ел буе көткән бүләген алуга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Каенкай"