Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Каенкай» Яңа елны яследән башлады

Бистәбездәге Яңа ел рухын балалар бакчасы да эләктереп алды. Бүген 4нче номерлы балалар бакчасында ясле төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.

Һәрбер әти-әни мондый бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки сабыеңның җырлап-биеп, иҗатка булган осталыкларын күрсәтү безнең өчен әйтеп бетергесез шатлык бит ул. Минем белән һәркем килешер дип уйлыйм, ясле төркеме балаларының һәрбер бәйрәме иң кызыклысыдыр. Чөнки алар дөньяга «ал күзлек» аша карап, төрле җәнлекләр булып киенгән апаларын да әкият геройларына тиңләп карыйлар. Самими йөзләре, могҗизага ышанучан күзләре үзебезне дә гүя балачакка тарта кебек.
Тәрбиячеләребез Гөлзада һәм Нурзия апалар бәйрәмебезне шат, күтәренке рухта башлап җибәреп, әти-әниләргә изге теләкләрен ирештерделәр. Ә аннан соң сабыйларыбызны, энҗе бөртекләребезне бәйрәмгә дәштеләр. Эх күңелле балачак … Шул мизгелләрдә балаларыбыз арасында булып, алар белән биисе дә, җырлыйса да, уйныйсы да, Кыш бабай белән Кар кызына шигырь сөйләп, бүләк тә аласы килде. Ләкин юк шул, йөрәк җимешләребезнең шат йөзләрен күреп кенә канәгатьләнергә кала.
Хөрмәтле тәрбиячеләребез, шушы бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә үзләреннән өлеш керткән һәркайсыгызга да зур рәхмәт белдереп, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән чын күңелдән котлап, киләчәктә дә шулай матур итеп эшләргә язсын иде сезгә дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев