Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

КАИ - СМӘЕЛ ...

Матур эшләрнең берсе – инде 5нче ел рәттән Смәел урта мәктәбе базасында Казан авиация институты белән берлектә “КАИ – тормышка канатлар” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелүе.

РФнең иң яхшы 100 ВУЗ исемлегендә КАИ КНИТУ – ИКТЗИ 47нче урынны алып тора. Конференция үткәрелгән 4 ел эчендә биредә республикабызның 8 районыннан 398 укучы көч сынады. Конференциянең иң зур бүләге – җиңүчеләргә КАИга укырга кергәндә ЕГЭ баллары өстәлү. Районыбызның 17 егете һәм кызы конференция җиңүчеләре буларак укуларын КАИ да дәвам итте. Соңгы 5 ел эчендә КАИ уку йортына керүчеләрдән без Арча районнынн гына калышып 2нче позициядә торабыз. Районыбыз укучылары өчен шушындый матур мөмкинлекләр тудырганнары өчен институт җитәкчелеге, Балтач районы мәгариф идарәсенә һәм Смәел урта мәктәбенә рәхмәтемне җиткерәм. Кадерле конференциядә катнашучы укучылар , дөньялар тыныч булып, алган белемнәрегезне туган төбәгегезне үстерүдә кулланып, илебезнең алдынгы карашлы, милләт җанлы гражданнары булуыгызны теләп калам. Бәйге нәтиҗәле һәм кызыклы үтте, уңышлар сезгә, райондашлар!

 

Зиннур Марселевич,

КНИТУ КАИ проректоры.

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смәел мәктәбе