Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасы нинди сертификатка ия булган? (фото)

«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләре уйлап тапкан «Акыллы уеннар» Татарстанның 100 мәктәпкәчә белем бирү оешмасына таратыла.

«BC Academy» халыкара мәктәбендә «Акыллы уеннар уйныйбыз, Туган телне саклыйбыз!» программасынының бүләкләү тантанасы узды.

«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләре уйлап тапкан «Акыллы уеннар» Татарстанның 100 мәктәпкәчә белем бирү оешмасына таратыла. Алар арасында Карадуган балалар бакчасы да бар.

Атна дәверендә уеннар программасын сертификат алган бакча тәрбиячеләрен жыеп өйрәтүләр уздырдылар.

Программаның асылы — табигый рәвештә балаларга туган телне өйрәтү. Киләчәктә бу проектта катнашучы балалар бакчалары артачак. Бу уеннар милләтебез өчен бик кирәк. Уен аша баланың сөйләм теле, фикер йөртүе яхшыра, ди район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Гөлнара Нотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев