Карадуган балалар бакчасы зур бәйге җиңүчесе булды
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты бәйгесе җиңүчесе булган бакчаның мөдире Зөһрә Бәдретдинованы министр үзе котлады
Кичә Мамадыш шәһәренең "Бәләкәч" балалар бакчасында зур тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" гранты бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Республикада 25 балалар бакчаларына матди һәм методика базаны баетыр өчен 500 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында Карадуган балалар бакчасы коллективы да бар. Котлыйбыз!
Әлбәттә, бу җиңүләр коллективның белемле, максатчан булып, сәләтле балалар, ярдәмчел әти-әниләр белән бергәләп эшләү нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев