Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында күркәм чара узган (фото)

Бәйрәм бик мәгънәле, җылы тирәлектә узды.

26 апрель көнне Бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне уңнаеннан, «Тукай-безнең күңелләрдә» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде.

Бәйрәмгә Балтач районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, шагыйрьләр, күп китаплар авторлары: Фәридә Шакирова, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Әминә Мөхәммәтҗанова, Гөлсинә Галиева, Зөлфирә Камалова чакырылды.

Бәйрәм балаларның шигырьләре, җырлары, шагыйрьләрнең кызыклы әңгәмәләре белән үрелеп барды. Мәктәпкә әзерлек төркеме зур тырышлык белән «Мәктәп сәламәтлек аланында» театры күрсәтте. Бәйрәм бик мәгънәле, җылы тирәлектә узды. Һәрбер баланың осталыкларын билгеләүче грамоталар тапшырылды, дип хәбәр итәләр карадуган балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган