Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында Өлкәннәр бәйрәме узды (фото)

Санаулы минутлар узып та китте, ә күңелләрдә җылылык, якты хис, хәтирәләр калды.

Карадуган балалар бакчасында Өлкәннәр бәйрәме узды. 

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре, музыка җитәкчесе, балалар белән бәйрәм программасы әзерләде. Өлкәннәрне җылы итеп елмаеп торучы мөдиребез Зөһрә Фәритовна, көз кызы Мәрьям каршы алды. Өлкәннәрнең ризалыгы күз карашларында, йөзләрендә чагылды.

Бәйрәм мизгелләре аерым игътибарга лаек: милли йолаларыбызны күрсәтү, яшь буынга өйрәтү нигезеннән, ястык тутыру, ястык тутырганда матур теләкләр әйтү, шигъри тәлгәшләр, такмаклар, әйтешүләр, җырлар, чабата биюләре күз явын алырлык күркәм, матур булды.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының эби- бабалары, бакчабызда күп еллар хезмәт иткән ветераннарыбыз да читтә калмады. Бакчабызның нигезен салучы, безне бербөтен итеп тотучы, үзенең эш нәтиҗәсе белән үрнәк булган, яраткан ветеран җитәкчебез Зөлфирә Фәсхиевнага сүз бирелде. Ул әйткән сүзләрдә тирән мәгънә, хезмәт нәтиҗәсе, безнең күңелләрдә хәтирәле эз булып калды. Матур котлаулардан соң, өлкәннәребез биеделәр, җырладылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Балаларыбыз аларны котлап, кочаклап, яратып, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

Пешекчеләребез, тәрбияче ярдәмчеләре татлы чәй өстәле әзерләделәр. Чәй янында сөйләшеп, рәхмәт сүзләрен әйтеп таралыштылар.

Санаулы минутлар узып та китте, ә күңелләрдә җылылык, якты хис, хәтирәләр калды.

Әкълимә Габдрахманова, укытучы-логопед

Эльмира Галимова, югары квалификацион категорияле тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев