Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында республикакүләм уку семинары оештырылды (фото)

Очрашуның темасы: Төбәкнең «Куаныч» мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә кертү теориясе һәм практикасы».

2 февраль көнне «Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы» балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре өчен республикакүләм уку семинары оештырды. Чарада Арча, Саба районнары балалар бакчалары җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре дә катнашты.

Очрашуның темасы: Төбәкнең «Куаныч» мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә кертү теориясе һәм практикасы«. Балалар бакчалары өчен әзерләнгән Федераль белем бирү программасына таянып язылган «Куаныч» программасы белән программаның авторы «Казан (Идел буе) федераль университеты» Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм белемен арттыру үзәгенең мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлеге доценты, педагогика фәннәре кандидаты Шәехова Резеда Камил кызы таныштырды. «Куаныч» программасы нигезендә тупланган хрестоматияләр, балалар бакчалары өчен методик әсбаплар авторы, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Закирова Кафия Вәли кызының әсбаплар турында сөйләве дә эчтәлекле булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» оешмасы генераль директоры Насырова Альбина Мөнир кызы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылган, Казан шәһәренең «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләренең авторлык эшләнмәсе булган «Акыллы уеннар» проекты белән таныштырды. «Бала-Сити» оешмасы методисты Мөхәммәтҗанова Гүзәл Зәкәрия кызы килгән кунаклар белән мастер-класс оештырды. Системалы рәвештә эшләгәндә, баланың туган теле камилләшүен, логик, креатив фикерләве үсүен ассызыклады.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар