Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуганлылар «Ситса туй»ны гөрләтте (фото)

Карадуган балалар бакчасы коллективы район мәдәният үзәгендә Илгиз Зәйниевнең «Ситса туй» комедиясен сәхнәләштерде.

Өйләнешүләренә бер ел үтеп, “ситса туйлары” көнендә, юк кына сәбәпләр аркасында, аерылышыр хәлгә җиткән дүрт пар. Акчасызлык, тормыш куу китереп чыгарган игътибарсызлык, җаваплылыктан курку – шулмы мәхәббәтне үтерүче сәбәпләр? Әллә бу парларның мәхәббәте кайдадыр тирәндә пыскып ятамы әле? Бер карашка кызык, икенче яктан моңсу хәлләр аша үтеп, бу дүрт парның кайсылары гаиләләрен, мәхәббәтләрен саклап кала алыр? Ә кайсылары…

Кичә район мәдәният  үзәгендә Карадуган балалар бакчасы коллективы сәхнәләштергән «Ситса туй» моңсу комедиясе тамашачыларны ахырга кадәр әнә шулай сорауларга җавап эзләргә мәҗбүр итте.

Карадуганлыларның чыгышын карарга Илгизнең тормыш иптәше, райондашыбыз, Арбор кызы, Г.Камал театры хезмәткәре, Татарстан 24 телеканал редакторы, шагыйрә тәрҗемәче Резеда  Гобәева да кайткан иде.

Спектакль бик югары дәрәҗәдә куелды. Гаилә елы уңаеннан оештырылган әлеге чара тамашачының көчле алкышлары белән бәяләнде. Афәрин, егетләр-кызлар!

Спектакльдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов районыбызның әле күптән түгел генә язылышкан Сабировлар гаиләсен котлап, яшьләргә истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев