Кариле балалары иң сәламәте
Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора.
Иртәнге аш сәламәтлек өчен бик кирәкле, чөнки балаларга иртән сөттә пешерелгән ботка бирелә. Ул бик файдалы, анда балалар организмы өчен кирәкле витаминнар күп.
Шөгыль вакытында физкультминуткалар һәм хәрәкәтле уеннар баланың сәламәтлеге өчен мөһим, ник дигәндә, алар бик тиз аралар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар.
Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү шулай ук балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.
Урамнан кергәннән соң куллар юыла, ашаган саен авыз чайкатыла, чишенеп йокы бүлмәсенә сандалилар белән кереп караватлары янында салына. Бу шулай ук сәламәтлекне саклау, балаларга карата сакчыл караш. Йокы бүлмәсе балалар йокларга ятканчы һаваландырыла һәм ярты сәгать кала ябыла.
Йокыдан соң балалар өчен төрле сәламәтләндерү процедуралары һәм күнегүләре уздырыла: сәламәтлек сукмагыннан йөрү, һава, чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләр уздырыла. Балалар киенергә шулай ук һаваланган төркемгә чыгалар. Кичке аштан соң авызлар чайкатыла.
Көз һәм кыш айларында балаларга сарымсактан медальоннар ясала. Төркемгә суган һәм сарымсак туралып куела. Ата-аналар белән балаларның сәламәтлекләре турында консультацияләр уздырыла.
Балаларның сәламәтлекләрен саклау, тәрбиячеләрнең төп бурычы, шуңа күрә һәр балага индивидуаль яктан якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.
Венера Габдрахманова,
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев