Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кайсы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен әйбәтрәк өйрәтәләр икән?..

Балтачта юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча методик эшкәртмәләр бәйгесе узды.

16 декабрь көнне "Катнаш төрдәге Балтач 1 номерлы балалар бакчасы"нда район күләмендә уздырылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре арасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча методик эшкәртмәләр бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Бәйгегә барлыгы 36 эш кабул итеп алынды, алар 3 юнәлештә бәяләнде.

1 юнәлеш - "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү"
1 урын - Гыйльметдинова Г.Р. ("Катнаш төрдәге Балтач 1 номерлы балалар бакчасы")
2 урын - Иванова И.В. ("Чепья балалар бакчасы")
3 урын - Закирзянова Л.Р., Шаймухаметова Р.Р., Заляева А.К. ("Катнаш төрдәге Балтач 5 номерлы балалар бакчасы")
3 урын - Мухаметшина А.Ф.("Кенәбаш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы")

2 юнәлеш - "Мәдәни-күңел ачу эшчәнлеге"
1 урын - Муллагалива Г.Х., Зәйнуллина Г.Т. ( "Кариле балалар бакчасы")
2 урын - Калимуллина Г.М., Мухамадиева Э.Р. ("Салавыч балалар бакчасы")
3 урын - Федорова С.А. ("3 номерлы Балтач балалар бакчасы")

3 юнәлеш - "Ата-аналар белән ​ эш"
1 урын - Валиуллина Ф.Н .("Катнаш төрдәге Балтач 1 номерлы балалар бакчасы")
2 урын - Хафизова Ф.Ф. ("Катнаш төрдәге Балтач 5 номерлы балалар бакчасы")
3 урын - Гарифуллина М.И.. (" Чепья балалар бакчасы")

Конкурста катнашучыларны ЮХИДИ җитәкчесе Шаймухаметов Р.Р, ДБУ "Юл куркынычсызлыгы иминлеге"нең Балтач районы бүлеге җитәкчесе Һадиева Л.М.,район "Мәгариф идарәсе"нең мәктәпкәчә белем бирү методисты Нотфуллина Г.Ф. котлады, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чыганак:Огибдд Балтаси

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре юхиди