Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кече Лызи мәктәбенең үз традицияләре (+фоторепортаж)

Мәктәптә милләтара аралашу культурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Укучылар халык фольклоры белән кызыксыналар, музей һәм театрларга йөриләр, үз халкының шагыйрьләре һәм язучылары иҗатын өйрәнәләр.

Язгы сабан эшләре беткәч, һәр милләтнең үз бәйрәмен - татарлар "Сабантуй", удмуртлар "Гырон быдтон", руслар исә "Русская березка" бәйрәмен зурлап билгеләп узалар. Һәр халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам белән карау, дуслык җепләрен ныгыта. Төрле халыкларның мәдәниятенә ихтирам тәрбияләү гаиләдә башланып, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә уңышлы дәвам итә. Сыйныфтан тыш чаралар, атналык-айлыклар милләтара дуслыкны үстерү юнәлешендә алып барыла. "Туган телләр көне" айлыгы, "Асьмэлэн шудонмы"("Своя игра"), "Чеберина"("Удмурт чибәре), "Озын толым", "Татар халык милли бизәкләре" кебек чараларда укучылар яратып катнашалар . Балаларның кечкенәдән берничә телдә аралашырга өйрәнүе милләтләргә хөрмәт һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияли. Толерантлык тәрбияләүдә мәктәпнең удмурт язучысы Медведев Григорий Сергеевич исемен йөртүе дә зур роль уйный. Укучылар шушы авылда туып үскән якташ язучылары белән кызыксыналар һәм горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250