Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кече Лызига удмурт балалары ник җыелган (+фото)

Кече Лызи мәдәният йортында районның мәктәпкәчә белем бирү йортлары арасында удмурт мәдәнияте буенча конкурс үткән.

Конкурста Урта Көшкәт, Чепья, Сырья, Кече Лызи, Югары Ушма, Дорга, Борнак, Балтачның бишенче номерлы балалар бакчасы сабыйлары үз талантларын күрсәкән. Кече Лызи балалар бакчасына йөрүче Илья Харланов удмурт әкиятләренә нигезләнеп ясалган рәсемнәр конкурсында беренче урын яулган. Призерларга милли киемнәрдән булган курчаклар, матур итеп бизәлгән атлар бирелсә, бәйгедә катнашкан һәр бала исә истәлекле футболкалар тапшырылган.
Чара ахырында һәркем рәхәтләнеп күңел ачкан, хәтта өлкәннәрдә биюләрдән читтә калмаган.
- Әлеге конкурс удмурт мәдәниятен саклауда мөһим чара булып тора һәм ул дәвамлы булырга тиеш, - дип белдергән районның удмуртлар җәмгыяте рәисе Леонид Сапоников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250