Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңелләргә үтеп кергән бәйрәм (+фото)

Иңнәренә сарылы-яшел шәлләрен салган куаклар, кызыл алкаларын таккан миләшләр, баланнар, шаян кояш нурларына төреп, мөгаллимнәргә сәлам юллыйлар сыман.

Табигать тә ул көнне гүя мөгаллимнәргә башын иде. Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең үтә сабырлыгына, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә җаваплылыгына, таләпчәнлегенә, даими үз өстендә эшләвенә, фән һәм мәгариф яңалыкларын колачлап баруына таң калган кебек булды.
"Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Тормыш өчен кирәкле булган белем белән беррәттән, эшләргә, кылган гамәлләргә тәнкыйть белән карарга, үз алдыңа максат куярга һәм аңа ирешергә, омтылырга өйрәтә. Ул әйдәүче дә, өйрәтүче дә, яшәү рәвешенең, мөгаллимнең үрнәк өлгесе дә. Югары әхлаклы,тырыш, тынгысыз, төгәл, пөхтә, күркәм, артыгы белән тыйнак та. Чын мөгаллим беркайчан да "менә без" дип кычкырып йөрми, уңышлырын шулай булырга тиеш диеп кабул итеп, күңел җылысын биреп балаларны тәрбияләүне вөҗдан эше итеп саный.
4 нче октябрь көнне Балтач районында укытучыларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләү тантанасында да бу турыда ассызыклап әйттеләр. Бәйрәм тантанасын ачып җибәргән Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улы укытучы һәм тәрбияче һөнәренең асылына тагын бер кат басым ясады. "Баланың мәктәпкәчә һәм мәктәп чоры тәрбияче, укытучы янәшәсендә үтә. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә."
Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала", - дип атады. Гомер-гомергә маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып саналган тәрбияче һәм мөгаллимнәрне котлады. Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Быелгы бәйрәмдә район мәктәп һәм бакчаларында эшләгән, укучыларны республика һәм Россиякүләм олимпиадаларга әзерләгән мөгаллимнәрне, мәктәпне, укытучы һәм тәрбиячеләр коллективын җитәкләп, әйдәп барган җитәкчеләрне дә котладылар.
Бер-бер артлы сәхнәгә менә торган мөгаллимнәребезгә район башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Рамил Илдус улы, урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы, ветеран мөгаллимебез Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улы да үзләренең җылы хисләрен җиткерә тордылар.
Үзенчәлекле котлаулар үзенчәлекле җырчылар, биючеләр белән дәвам итте. Чөнки җырчылары күпкырлы укытучыларыбыз булса, биючеләр- укучыларыбыз иде.
Әлбәттә, галим дә, ташчы да, иген үстерүче мөгаллимнәрнең олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык…
Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң. Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Тәрбияче һәм укытучы җир йөзенә, меңләгән йөрәкләргә гыйлем нуры иңдерүче илаһи зат итеп яратылган. Хезмәтне сөю, мөстәкыйльлек, иҗади эзләнү кебек гомумкешелек кыйммәтләре җуела барган чорда төрле кичәләр үткәреп, балаларның сәләтләрен ачу, тиңсез хәзинәләрне барлау зур хөрмәткә лаек. Ә сабыйларны һәр фәнгә гашыйк итәрлек дәрәҗәдә белем бирүне бары тик сәләтле, киң карашлы, яшәеш һәм әхлак кануннарына тугры булган, үз артыннан башкаларны да ияртә алырлык затлар гына оештыра ала.
Бәйрәм дәвамында җитәкчеләрдән яңгыраган котлау сүзләре тәрбияче һәм укытучыга мәдхия булып яңгырады.
Бәйрәмне йомгаклаган район мәгариф иарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юнысовна укытучыны - нәни сабыйларны тормыш дигән олы юлга алып чыгучы әйдаманга тиңләде. "Сез тәрбияләгән сабыйлар югары үрләр яулап, дан-шөһрәт казаналар икән, димәк, бүген Сезнең гөлләргез шау чәчәктә. Алар гына шулай матур була алалар. Чөнки моның өчен Сез күпме көч сарыф иттегез. Сездәге талантка, сабырлыкка, сәләткә, үз эшеңне, илеңне яратуга, бүген табигать тә сокланды. Үзенең көләч нурлары белән Сезне иркәләде, матур төсләре белән таң калдырды". "Җидегән чишмә" җыры аркылы Алия Юнысовна күңел кылларына тагын бер кат үтеп керде, тылсым дөньясында тибрәтте.
Укытучы һәм тәрбиячене котлаган, ел дәвамына җитәрлек энергия, көч, дәрман, юллама биргән Балтач муниципаль районы җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бүгенге кебек авыр заманда мәгариф белән бергә атлаганнары, мөгаллимнәрне зурлаганнары, яклаганнары өчен тагын бер кат рәхмәт Сезгә.
Бәйрәмдә катнашучы мөгаллимнәр
Гөлзидә Газизуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250