Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенә мәктәбе – зур тарихлы мәктәп

Бу уку елында Бакый Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбенеӊ 100 яшьлек юбилей елы.

Архив мәгълүматларына  караганда, бер гасыр элек – 1918 елда Кенә авылында беренче баскыч мәктәп  ачылган. Инде 1921 елда  мәктәпнең 3 сыйныфында 235 бала белем алган. Ул чорда мәктәптә Габдулла Гыйрфанов, Галия Гыйрфанова, Сара Фәйзрахманова  укыткан. Габдулла Гыйрфанов Балтач мәгариф тарихында тирән эз калдырган шәхес, төп чыгышы Сосна авылыннан. Соӊрак Нормабаш авылында гомер буе балаларга аӊ-белем бирә, Ленин орденлы мөгаллим.
1921-1925нче елларда Маһиәфтаф Әхмәтова, Хапса Сөләйманова, Нәби Низамиев балаларга белем бирә. 1932 елда Түбән Кенә егете Нәби Низамиев Кенә башлангыч мәктәбенә директор итеп куела. Нәби Низаметдин улының калган хезмәт юлы шушы мәктәптә үтә: укытучы, завуч булып эшли, 1942–1952нче елларда Түбән Кенә мәктәбе директоры була. Намуслы, тырыш  хезмәте өчен 1949 елда  «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
1937 елдан Кенә мәктәбе  җидееллык итеп үзгәртелә. ТБУМның беренче директоры Госман Миңнуллин (Чеканас авылыннан), завучы Муллагали Исламов (Хәсәншәех авылыннан) була. 1938-1939нчы уку елында Кенә ТБУМы беренче чыгарылыш бирә. Ул укучылар арасында Татарстанның атказанган артисткасы Җәвәһирә Сәләхова да була.
1939-1942нче елларда Ибниәмин Фатыйхов, Госман Миңнуллин мәктәп белән  җитәкчелек итәләр. Алар бер-бер артлы сугышка алынгач, иң авыр сугыш һәм сугыш арты елларында мәктәпне Нәби Низамиев җитәкли.
Сугыш елларында Әхмәтҗанова Нәфига, Галиева  Каимә, Җаббаров Харис, Мәгъсүмова Шәгъвәнә, Нуруллина Оркыя, Гарифуллина Банат, Мөхәммәтшина Мәгъмүрә, Тучкова Татьяна һ.б. укытучы булып эшлиләр.
1952 елда директор булып Хәбибрахман Нуриев билгеләнә. Ул чорда зур төзелеш эшләре алып барыла: авылның төрле җиренә урнашкан мәктәп биналары күчерелеп, бер урынга туплана.
1954 елдан мәктәп урта  мәктәп итеп үзгәртелә. Күрше-тирәдә зуррак авыллар  булса да, урта мәктәп нәкъ  менә Түбән Кенә авылында ачыла. Анда Арча, Балтач  районының дистәдән артык авылыннан укучылар урта белем ала. Кайбер елларда Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш, Таузар, Карадуган, Арбаш, Түбән һәм Югары  Шубан, Хәсәншәех, Апаз, Үгез Елга, Каргалы, Күлтәс, Носы, Пошалым, Ишнарат авылларыннан килеп, 300 дән артык бала укый.
Урта мәктәпнең беренче директоры Шакиров Фатыйх (1954-1957), аннан соң Зыятдинов Бакый (1957-60) эшләгән елларда агач мәктәп бинасы зурайтыла, спортзал төзелә.
Директорлар Алимҗан Җиһаншин, Фаяз Сафиннан соң мәктәпне 26 ел Гали Сәмигуллин җитәкли (1964-1990). Ул эшләгән чорда мәктәпнең хәзерге заманча бинасы салына.
1990-2004нче елларда Нурзада Галимов мәктәп директоры булып эшли. Ә 2004 елдан башлап уку йортына Рамил Низамиев җитәкчелек итә.
Мәктәпнең горурлыгы – аның укучылары. Кенә  мәктәбе үзенең укучылары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Районның җиде Советлар Союзы Героеның берсе – Бакый Рәхимов монда укыган. Татар җыр сәнгатендә легендага әверелгән Татарстанның  атказанган артисткасы  Җәвәһирә Сәләхова һәм  Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы Римма Ибраһимова республика сәнгать дөньясында якты йолдыз булса, тарих фәннәре докторы Риф Хәйретдинов, химия фәннәре кандидаты Фәрит Хәйретдинов, филология фәннәре кандидаты Гөлзада Сабирова фән дөньясында билгеле шәхесләр. Мәктәпнең алтмыштан артык укучысы Россия һәм Татарстан күләмендә атказанган исемнәргә лаек.
Кенә мәктәбен районда  «җитәкчеләр тәрбияләүче мәктәп» дип әйтсәк, ялгыш булмас. Аны тәмамлаган укучыларның берничә дистәсе Арча, Балтач районнарында авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкче кадрлар  икән – алар тормышка юлламаны шушы мәктәптән  алып киткән бит! Республиканың премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев та урта белемне Кенә мәктәбендә алган.
Бүген Кенә төп мәктәбендә балалар 5 авылдан килеп белем ала. Аларга югары белемле 17 укытучы белем бирә. Укытучылар профессиональ осталыкларын арттыру өстендә даими эшлиләр. Һәрбер укытучы – үз эшенең остасы.
Мәктәптә балалар саны күп булмаса да, ул тулы канлы тормыш белән яши. Укытучылар һәм укучылар бергәләп укыту-тәрбия учагыныӊ 100 еллык юбилеена  әзерләнәләр, үткән тарихын  барлыйлар.
Мәгариф ветераннарын, төрле елларда Кенә мәктәбендә эшләп киткән укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, күпсанлы укучыларыбызны 7 апрель көнне мәктәбебезгә – 100 еллык юбилейга чакырабыз.
Тантана 9.30да башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кенә авылы