Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенә мәктәбендә «Халык зур ул, моңлы ул…» фестивале бара (+фоторепортаж)

Бу сәгатьләрдә Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле конкурс-фестиваль бара.

Әлеге мәдәни чарага икенче елын үткәрелә, бирегә районыбыз мәктәпләреннән генә түгел, күрше Арча, Кукмара, Биектау, Малмыж районнарыннан да укучылар килгән. 100дән артык конкурсант катнашырга теләк белдереп, биш номинациядә көч сынашачак. Аларның эшләрен мәртәбәле жюри әгъзалары: ТР Язучылар Берлеге әгъзасы, шагыйрә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның халык артисты, якташыбыз, Түбән Кенә авылы кызы Римма Ибраһимова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Михайлов, Кенәбаш авылы егете, җырчы Рафил Җәләлиев бәяли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250