Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенәбашта «Гаилә татулыгы белән көчле» дигән концерт булган (фото)

Мәктәптә белем алучы 11 укучы ике сәгатькә якын концерт программасы күрсәттеләр.

Балачак хәтирәләре, сезне уй-фикерләрем белән барлый башлау белән, күңелем мәктәп елларын сагына башлый. Мәктәп бусагасын атлап чыкканга шактый гына еллар үтүгә карамастан, әлеге уйлар күңелне бүгенге көнгә кадәр җылытып килә.

Укытучыларыбызның үз балалары кебек якын күреп, безгә төпле белем бирүләренә, олыны-олы, кечене кече итеп хөрмәтләргә, акны-карадан ничек аерырга, дуслык кадерен белергә өйрәтүләре өчен чиксез рәхмәтлемен! 

Әле бүгенге көндә дә, кешелек дөньясы өчен мөһим булган әлеге сыйфатлар мәктәбемдә тәрбияләнеп килүенә тагын бер кат инандым. 

30 апрель көнне Кенәбаш башлангыч мәктәп-бакча комплексы куйган иҗат концертында булу бәхетенә ирештем. «Гаилә татулыгы белән көчле» дип исемләнгән иде ул. Берсеннән-берсе матур чыгышларны күзәткәндә, вакыт бер мизгел шикелле генә үтеп китте. Тамашачы тын да алмыйча бер сулышта карады.

Мәктәптә белем алучы 11 укучы ике сәгатькә якын концерт программасы күрсәттеләр. Нинди генә чыгышлар булмады монда. Инглиз телендә шигырьләр, җырлар, төрле милләт биюләре, халыкчан җырлар, курайчылар, нәфис сүз, скетчлар, һәммәсе дә матур, күңелгә үтеп керерлек тәрбияви булды. 

Шушындый чыгышлар туган телеңне сөяргә, сакларга, гаилә кыйммәтләрен үстерергә, үсеп килүче буыныбызда ватан-пәрварлык хисен тәрбияләргә, милләтләр дуслыгын сакларга, аларны хөрмәт итәргә, дөрес рухи тәрбия алырга зур этәрчек ясый. 

Рәхмәт әзерләүче, һәр яктан да балаларның сәләтләрен үстерергә тырышучы укытучыларга, тырыш балаларга! 

Авылларыбызда шундый мәктәпләр булганда киләчәгебез өметле! Горурланам мәктәбем белән! Киләчәктә дә илһам чишмәләрегез саекмасын, мәктәпләребезнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын!

Энҗе Шаһиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кенәбаш