Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
Сүзем хезмәт тәрбиясе хакында. Үземнең ничек итеп эшкә өйрәнгәнем искә төшә.
Әти-әнием дә зур шәһәрләрдә, югары уку йортларында укымаганнар. Ләкин күңел матурлыгы, хезмәт сөючәнлек, миһербанлылык, яхшылык сеңдергәннәр безнең йөрәкләргә. Кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе бирергә кирәк, дибез. Безгә кечкенә вакытта аны сүз, әңгәмә, рәсемнәр белән башлап түгел, ә турыдан-туры эш кушып өйрәттеләр. Мин укырга керәсе елда бер яклы өйгә терәп, икенче өй салдылар. Шунда идән себереп йөргәндә, әбием “И кызым да үсеп җитте, кул арасына керә башлады” дип мактавыннан ничек үсеп китүемне белсәгез икән!? Балаларны хезмәтләре өчен мактаганда күз алдына килә шул вакытлар. Башлангычта укый башлагач та, чөгендер чүбе утап, ә соңрак печән, яфрак җыеп, бәрәңге алып эшләргә өйрәнеп үскәнбез, шөкер. Чиләк-көянтәләп су ташыганда, чишмәләрнең, су буйларының матурлыгын да күргәнбез. Шулай хезмәт итеп, чыныгып үскәнгә күрә, без бөтен нәрсәгә өлгерергә, җитешергә өйрәнгәнбез. Балачактан сеңгән тырышлык, “мин моны эшләргә тиеш”, дип, үз алдыбызга максат кую безнең каныбызга сеңгән. Шуңа күрә мин, көнне-төнне белмичә эшли торган, балаларны тәрбияләү дигән хезмәтне сайлаганмын. Балачакның шушы “мәктәбе” безгә тормыш мәктәбенең башлангычы булган. Ул мәктәп – алда әйтеп үтелгән агачтан салынган мәктәп – йорт кына түгел, ә ял да иткән, печән дә җыйган болын-кырлар да, җиләк, чикләвек җыйган, походларга йөргән урман да. Тормыш мәктәбе – безнең өчен бәрәңге, чөгендер басуы да, алма, яшелчә бакчасы да, балык сөзгән су буйлары да, караңгыга кадәр туңып беткәнче чана шуган тау битләре дә, җәйге лагерьлар да.
Балачак бәйрәмнәре турында әйтеп үтмәсәм, язмам тулы булмас кебек. 19 майда пионер көнен бәйрәм итәргә барганда, шарлар кабартып, быргы, барабаннар белән авыл урамнарын узганда, олысы, кечесе безне озатып кала иде. Әле дә хәтеремдә, бәйрәмгә сумка әзерләгәндә, Балтачка төшеп, 27 тиенгә лимонад, 21 тиенгә вафли, 35 тиенгә “Завтрак туриста” дигән консерва ала идек. (Өйдән ипи, 2 йомырка.) Эх, урманга барып җитеп, шуны утырып ашауларыыыыыы! Октябрь бәйрәмендә бәлешләрнең, бәрәңге алган вакытта басуда ашаган төелгән бәрәңгенең тәмнәрен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый!
Китап кадере, дигән төшенчә турында да әйтеп китим әле. Балаларга безнең кулларга килгәнче китапларның күпме юл үткәне, аларны саклап тотарга кирәклеге турында сөйләгәндә, үзебезнең дәреслекләр эзләп, ничә чакрымнар юл үткәнебез искә төшә. Ул вакытларда дәреслекләр мәктәптә бушка таратылмый иде. Көннең иртәсе, киче дип тормыйча, район үзәгендәге – Балтачтагы бердәнбер кибеткә ниндидер дәреслек кайтканын ишетсәк, (берәр тәмле ризык саталармы дип уйларсың) тизрәк шунда чаба идек.
Халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр үткәргәндә дә, балачак кичерешләре күз алдына килә. Безнең Балтач районы республиканың төньяк читендә урнашкан. Анда элек-электән үк татарлар, керәшеннәр, удмуртлар, марилар дус, тату гомер иткәннәр һәм хәзер дә шулай. Без кечкенә вакытта ук Нотфулла бабаем :
“Хөрмәт ит, кунакны,
Хөрмәт ит, кунакны,”
дип җырлап йөри иде. “Бабай, син нишләп һаман шул җырны җырлыйсың?” дип сорагач, “Иртәгә Бәчели (Василий) бабаң берничә көнгә безгә тегү тегәргә килә. Безгә аны кунак итәргә, сыйларга кирәк”, – дия иде. Кар явар алдыннан Питер (Петр) бабаң җылы итекләр басып алып килер. Ул да безнең өчен “кунак ”, дип, аны көтә иде. Бабаем гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылыбызда мулла булып торып, мөселман кешесе буларак, ислам динен тотса да, башка дин кешеләренә хөрмәт белән карады һәм безне дә шуңа өйрәтте.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль, минемчә, искереп бара кебек. Ир-атлар өчен генә түгел, хатын-кызлар өчен дә туры килә аның мәгънәсе. Барлык әниләр белә торган һөнәрләр өстенә, минем әнием әтием белән бергә 15 ел тракторчы булып та эшләгән. Менә кем өйрәткән мине тырышлыкка!
Тәрбияче – ул әни дә, әби дә, тегүче дә, язучы да, ризыклар пешерүче дә, гаиләдә чыпчык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне башкаручы да. Ул гына да түгел – энә белән кое казучы да, ни өчен тегеләй, ни өчен болай дип күзеңә карап, мең төрле
сорау бирүче нәниләр өчен галим дә, бергә эшләгән хезмәттәшләренә ярдәмче дә, киңәшче дә, сердәшче дә. Ни өчен мин боларны шулай бөртекләп язам соң, дип уйлап куям. Һәм җавабын да табам. Шул тойгылардан торган бөртекләр миңа хәзер балалар белән эшләр өчен җылы күңел, җылы хисләр, җылы куллар биргән.
Туганнар кадерен белергә, бертуганнар белән кардәшлек, туганлык хисләрен саклап яшәргә өйрәткәннәр безне әти-әниләр, әби-бабалар. Уртанчы сеңлем Гөлфия гаиләсе белән Менделеевскида гомер итә. Киңәшләшеп, кунакка йөрешеп, шатлыкларны уртаклашып, борчуларны бүлешеп яшибез. Кече сеңлем Язилә туган авылыбызда – Соснада яшәп, ире Тәлгать белән матур тормыш алып баралар. Асия кодагыйга да кайткан саен рәхмәтләр укыйм. Кайчан гына кайтып керсәң дә якты йөз белән каршы алалар. (Тик Фәргать кодабыз узган ел вафат булды. Урыны оҗмахта булсын.) Туган ягыңны сагынганда, шул сагынуларны басар өчен, кайтып керер кешеләрең булу зур бәхет икән ул. Моны үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр.
Рәхмәт сиңа, язмышым, рәхмәт, узган тормышым! Матур киләчәк белән дәвам итсәң иде.
Гөлфәния Никитина (Нотфуллина)
Яр Чаллы шәһәре (Сосна авылында туып үстем)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев