Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Киләчәккә күпер салучылар

Бүген - Укытучылар көне, димәк, Бөтенкешелек бәйрәме. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында үз Укытучысы бар.

Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар - алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы - ул белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы - ул һөнәр генә түгел, укытучы ул яшәү рәвеше. Ул - бүгенгедән киләчәккә күпер салучы. Әгәр күперенең бер генә урынында өзеклек булса да, мөгаллимнең хезмәте җилгә оча. Укытучы шушы өзеклекләр булмасын өчен яңа көн туган саен мәктәпкә ашыга. Аңарчы ул тормыш иптәшен эшкә, балаларын мәктәпкә яки балалар бакчасына әзерли, өс-башын тәртипли, йокысыз үткән төннәрен онытып барлык проблемасын өйдә калдырып үзе һәм үзен яраткан укучылары каршына килеп баса.


Хөрмәтле мөгаллимнәр! Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!


Эмиль Һадиев, 6 сыйныф укучысы: "Минем беренче укытучым Айгөл Габделхаковна иде. Без аны бер күрүдә ошаттык. Ул безгә әниебез кебек бик якын иде. Бүгенге көндә инде ул күрше районда эшли, әмма без аны бер дә онытмыйбыз, аның хәлен гел белешеп торабыз. Укытучымны һөнәри бәйрәме белән котлыйм, тазалык, уңышлар телим".


Резеда Шакирҗанова, Балтач мәктәбе укытучысы: "Укытучылар көне минем өчен бик әһәмиятле көн, чөнки мөгаллим булудан тыш, үзем дә кайчандыр укучы булган кеше. Әлеге һөнәрнең мөһимлегенә, әһәмиятлегенә балаларга белем бирә башлагач тагын ныграк төшендем. Барлык һөнәр ияләренә башлангыч биргән мөгаллимнәрне бәйрәм белән тәбрикләп, тынгысыз хезмәтләре алдында баш иясем килә".


Фәния Галимова, Куныр авылы: "Минем беренче укытучым Рәйсә Минһаҗева иде. Ул дәрес аңлатканда без аңа бик сокланып утыра идек. Матур итеп киенүе, матур итеп сөйләшүе, темаларны ипле итеп аңлатуы гел исемдә. Үзем бу юлдан китмәсәм дә, оныкларым укытучы булып эшли. Барлык укытучыларны бүгенге бәйрәм белән котлап, авыр хезмәтләрендә зур сабырлыклар телим".


Ольга Плотникова, Зур Лызи, 1 өлеш: " Мин белемем буенча укытучы, ләкин мәктәптә укытырга насыйп булмады. Әмма әлеге һөнәр ияләренә һәрвакыт сокланып карадым һәм аларның хезмәтенә һәрчак рәхмәтле булып яшим. Беренче укытучым Зоя Мироновна Ермалаеваны гел искә алам, безгә ныклы белем биргәне һәм укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгәне өчен ихлас рәхмәтләремне ирештерәм".



Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе мөгаллимәләре (сулдан уңга): Резеда Сәмигуллина, Гөлсинә Әхмәтова, Гөлназ Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250