Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык», ди Балтач мәктәбе әниләре (фото)

Мондый уен оештырганы өчен сыйныф җитәкчебез Гөлнар Илдаровнага үз чиратыбызда рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу чарадан соң китап укучыларның саны тагы да артыр дип ышанып калабыз.

Балтач урта мәктәбенең 6 в педагогик сыйныф укучылары белән әниләр арасында «Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык» дип аталган Фәнис Яруллинның «Сандугач оясы» хикәясе буенча «Безнең уен» бәйгесе узды.

Уенда балалар һәм әниләр, шушы хикәягә нигезләнеп, сорауларга җавап бирделәр. Хикәя Нәҗип исемле баланың тормышы турында иде. 

Без үзебезнең балаларның хикәяне игътибар белән укыганнарын сорауларга төгәл җавап бирүләрендә күрдек. Алар кешеләргә игътибарлы, мәрхәмәтле булырга, кешеләрнең ялгыш адымнарын гафу итә белергә кирәклеге турында үз фикерләрен әйттеләр.

Уенга әниләр командасы бик зур җаваплылык белән әзерләнеп килгәннәр иде, хәтта балаларга җавап бирергә авыр булган сорауларга ярдәм дә иттеләр. Шушы хикәяне укып, уенда катнашканнан соң без балаларыбызның күңелләре саф, чиста икәнлегенә сөендек. 

Мондый уен оештырганы өчен сыйныф җитәкчебез Гөлнар Илдаровнага үз чиратыбызда рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу чарадан соң китап укучыларның саны тагы да артыр дип ышанып калабыз.

Тәнзилә Габдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев