Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Коры сөйләм генә нәтиҗә бирми, ди Кариле тәрбиячеләре (+фото)

Эш урыннары юк, тормышлар авыр дип зарланабыз, әмма шул ук вакытта юлларда транспортлар саны, машиналар хәрәкәте көннән-көн арта. Нәтиҗәдә, жәяүлеләр, аеруча балаларның юл-транспорт һәлакәтендә юлыгу куркынычы көчәя.

Яшьли өзелгән гомерләр,гариплек, күз яшьләре-болар барысы иминлек кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Бу исә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Безнең Норма авылы җирлеге, аңа караган авыллар аеруча олы юл үзәкләренә урнашкан: Казан-Малмыж, Мари-Эль республикасына баручы трассалар биредән үтә. Моннан тыш, район үзәгенә үтүче юл буйлап кибетләр, оешмалар, заправкалар тезелеп киткән. Һөнәр лицеена, мәктәп, бакчага баручы балалар әнә шул куәтле транспорт агымы агылган юлларны кичеп чыгарга мәҗбүр.

Балаларга иминлек кагыйдәләрен формалаштыру, "юл әлифбасын" өйрәтү һәрберебезнең - әти-әниләр,бакча тәрбиячеләре, педагогларның бурычы булып тора.

Безнең Кариле балалар коллективы бу юнәлештә бердәм эш алып бара. "Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтудә проект методы" темсы буенча эшлибез. Дөрес, бу юнәлештә эш алып бару өчен Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән әсбаплар,төрле фәнни-методик кулланмалар,китаплар җитәрлек. Әмма, коры сөйләм,кисәтеп торулар аша гына юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. "Урам белән танышу", "Светофор", "Нинди билге икәнен әйт", "Кайсы билге югалган", "Транспорт төрләре", "Тукта!", "Яшел ут эстафетасы", "Игътибар", "Җәяүле" кебек шөгыль, дидактик уеннарны үткәргәндә,сабыйлар хәвефсезлек кагыйдәләрен күбрәк истә калдыралар. Ә инде төрле әкият персонажларын, уенчыкларын катнаштыру балаларда аеруча кызыксындыру уята.

Тәрбия эшебездә язучы-шагыйрьләр Ш.Галиев, З.Туфайлова, Р.Миңнуллиннарның шигырь, хикәя, әкиятләрен куллануны да нәтиҗәле эш дип саныйбыз. Бердән,балалар матур әдәбият белән таныша, икенчедән, шул әсәрләр аша аларда юлда йөрү,кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләнә.

"Салават күпере", "Көмеш кыңгырау", "Сабыйга", "Адымнар нык,юллар имин булсын" дигән методик ярдәмлектә басылган тәрбиячеләрнең иҗат җимешләре- эшебездә төп таяныч.

Тәрбия эше, әлбәттә, бакча, бүлмә эчендә генә чикләнмәскә тиеш. Ә менә "Урамда үзеңне тоту кагыйдәләре", "Транспортны күтәтү", "Юлны аркылы чыгу", "Автобус тукталышы" кебек максатчан экскурсияләр үткәрү балаларны игътибарлы булырга өйрәтә, кагыйдәләр хәтерләрендә ныграк саклана .

Сер түгел, әти-әниләр үзләре дә еш кына хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәми, битарафлык күрсәтә. Алар өчен үткәрелгән җыелышларда бу мәсьәләләр читтә калмый. Шушы тема буенча консультация, әңгәмәләр үткәрү, анкеталар яздыру, бакчадагы автошәһәрчекне тәртиптә тоту, тулыландыру, кичә-бәйрәмнәр үткәрү кебек бердәм эшчәнлек алып бару уңай.
Ә ЮХИДИ инспекторлары - бакчабызның көтеп алынган даими кунаклары да, төп киңәшчеләребез дә. Әти-әниләр, балалар һәм инспекторлар катнашында үткәрелгән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" кебек күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр нәниләребездә күтәренке кәеф тудыру белән бергә күнекмәләрен ныгытуда да ярдәм итте.

Күпкырлы эшчәнлек үзенең матур нәтиҗәләрен бирмичә калмый. Ел башы һәм ахырында үткәрелгән диагностик тикшерүләр үз төркемемдәге балаларның юл билгеләренең таный белүләрен, транспорт төрләрен, төсләрен аера, тирә-юньдә ориентлаша белүләрен ачыкларга ярдәм итте.
Гөлшат Зәйнуллина,
Рүзилә Шәрифҗанова,
Кариле балалар бакчасы.
Рүзилә Шәрифҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250