Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә «Белем көне» узды

Быел беренче сыйныфка «5» бала укырга керде.

Быел беренче сыйныфка "5" бала укырга керде.
Рәхимҗанов Салават, Әлтәпова Ләйлә, Корбангалиев Нурсил, Гарифуллина Мәрьям, Нәкыйпова Сәйдә кулларына белем ачкычы алдылар.  Сыйныф җитәкчеләре Рахматуллина Гөлнара Харис кызы.
Уңышлар сезгә, балалар һәм мөгаллимнәр! Әти- әниләргә тырышлык һәм түземлек телибез!
Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә барлыгы 13 бала белем һәм тәрбия ала. Балалар бакчасына 10 бала йөри.
 
 Кыңгырау кабат чыңлады, 
 Кемгәдер беренче мәртәбә...
 Күпләрне илттеләр сукмаклар, 
 Беренче тапкырын мәктәпкә! 

 Кемнәрдер бу юлны беләләр, 
 Ә кемдер хәтерен яңартты.
 Белем ачкычларын ялтыратып, 
 Бүген бит өр- яңа таң атты!        

Быелгы уку елы  ил һәм республика гимны астында Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән башланды. Флагларны уку алдынгылары күтәрде. 
Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә әлеге тантаналы мизгелне Гобәйдуллина Мәдинә башкарды.
Ил флагларының һәрчак алдынгылар кулында булуын һәм гел менә шулай аяз, тыныч күк йөзе астында җилфердәвен теләп калабыз! 
Һәркемгә уңышлы уку еллары һәм сәламәтлек насыйп булсын!

Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев