Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчеләр нигә җыелган? (фото)

Семинар түгәрәк өстәл артында фикер алышулар белән тәмамланды.

Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында «Башлангыч сыйныф укучыларының дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә танып белү активлыгын үстерү» темасына районның башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчеләре өчен семинар узды.

Семинар балалар бакчасында балаларның сәламләве белән башланып китте. Гыйләҗетдинова Ч. М. «Серле сандык» темасына тирә-юнь белән таныштыру шөгыле күрсәтте. «Минем туган ягым» картиналар галереясы белән таныштылар.

Башлангыч сыйныф укытучылары Гиниятуллина Ф. Ф. 2 сыйныфларда әйләнә-тирә дөнья фәненнән «Шәҗәрә. Нәсел агачы. Алдагы буыннар» темасына, Рәхматуллина Г. Х. 3 сыйныфларда рус теленнән «Личные местоимения» темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Инглиз теле укытучысы Гарифуллина Л. В. тарафыннан «Телләр ятьмәсендә» темасына әзерләнгән мастер-класста да бик теләп катнаштылар. Бабайлардан калган ядкәр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә карадылар.

Җитәкчеләр башлангыч мәктәп-балалар бакчасының эшчәнлеге белән тирәнтен таныштылар. Семинар эшендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ренат Камил улы да катнашты. Семинар түгәрәк өстәл артында фикер алышулар белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар Көшкәтбаш