Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Крокодилның теше сызласа, нишләргә? яки тәрбиячеләр бала сәламәтлеге турында сөйләшә (+фоторепортаж)

Балалар сәламәтлеге проблемасы һәр заманда актуаль булды. Шунысы гына бар: һәр чорда ул төрлечә күтәрелде.

Шуңа бәйле рәвештә балалар сәламәтлеген саклау уңаеннан тәкъдим ителгән чаралар, киңәш-таләпләр дә башкача булды. Әйтик, кайчандыр саф һавада күбрәк йөрү, төрле уеннар уйнау да хәлиткеч бер чара буларак киңәш ителсә, бер чорда әти -әниләр үзләре дә, балалар бакчаларында да балаларның аякларын салкын суга тыгып утырту, карда яланаяк йөртү  (билгеле инде аннан соң җылынганчы ышкып), кайбер урыннарда урамга чыгып, ел әйләнәсе салкын су коену ише күнекмәләрне дә кулландылар. Ә бүгенге чор балаларының сәламәтлеген саклауда... заманча технологияләр кулланырга кирәк икән.  Күптән түгел Салавыч балалар бакчасында үткән киңәшмәдә район тәрбиячеләре нәкъ әнә шул хакта фикер алышты, яңалыкка корылган чаралар карады.

Дөрес, никадәр генә заманча технологияләр дисәк тә, сүз интернет-кәрәзле телефон каршында утыртып, баланың сәламәтлеген яхшырту турында бармый. Заманча яңалыклар белән танышып бару, алдынгы тәҗрибә-яңалыкларны практикада куллану дип карарга кирәк бу кадәресен. Әйтик, бу коллектив инде балага төрле яклап үсәргә, ныгырга, ачылырга ярдәм итүче шактый күнекмә-яңалыкларны (арада кытай медицинасы белән бәйлеләре дә бар) куллана башлаган икән. Мисалларын да күрсәттеләр, тәрбиячеләр белән бергә эшләп тә карадылар. Гади генә кебек тоелсалар да, тәэсире-нәтиҗәләре бар, дип ышандыра бакча хезмәткәрләре.

– Районда бик зур чыгымнар тотып, төзекләндерелгән, капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән бакчалар бар. Үзләренә тудырылган уңайлык-мөмкинлекләрдән әлеге коллективлар ничек файдалана – семинарларны әлеге оешмаларда үткәрүебез әнә шуның өчен дә, – ди район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлнара Нотфуллина. – Шөкер, һәркайсында нинди дә булса яңалык кертелде, эшләрен масштаблырак алып бара башладылар, нәтиҗәләр күз алдында.

Салавыч балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе Энҗе Мөхәммәдиева үткәргән “Алга – йолдызларга” исемле  ачык чара да моңа бер мисал. Әле райондагы бик күп коллективларга яңалык булган клуб сәгате дигән өлештә зурлар төркеменә йөрүче балалар... космос турында сөйләште. Әле киләсе елга да укырга керми торган балалар өчен сөйләшергә бу тема бик авырдыр кебек тоелды да, чара башланып өлгергәнче янәшәмдәге бер тәрбиячедән сорыйм: “Космос темасы бу балалар белән үтелә торган программада бармы соң ул?” “Бар, апрель айларына туры килә ул. Ник аптырыйсыз, балалар өчен иң кызык тема инде бу, аларны бит хәзер юк-бар белән кызыксындырып булмый”...

erid: 2Vtzqv1AZW9

Дөрестән дә, Энҗе апалары, аңа ярдәм иткән башка тәрбияче-хезмәткәрләр белән бергә балалар әллә нинди катлаулы теманы да шушы яшьлекләр аңларлык гади дә, кызыклы бер уен (станцияләр билгеләү отышлы булган) формасында белемнәрен дә, сәләтләрен дә күрсәтерлек, өстәмә мәгълүмат та бирерлек итеп хәзерләгән булып чыкты. Клуб сәгате – идеясе буенча балаларны сәләте, кызыксынулары буенча кечкенә төркемчекләргә бүлеп шөгыльләнү өчен кызыклы диделәр.

Без инде мәктәпкә хәзерлек төркемендәге балаларның сәләтенә аптырамыйбыз да, аларны нинди юнәлешләр буенча гына хәзерләмиләр ләбаса. Шуңа да тәрбияче Гөлия Сабирҗанова “балалары”ның чыгышы шулай тиеш дип кабул ителү гаҗәп түгел.

Ә менә дүрт яшьлекләр белән шулай ук югары категорияле тәрбияче Гөлнара Фатыйхова үткәргән “Кояш нигә моңсу?” дигән чара сабыйларның самимилеге, активлыгы, терелеге белән таң калдырды. Тагын бер тәрбияче апалары Гүзәлия Борһанова ярдәмендә әкияти маҗара аша балалар төрле гимнастик күнегүләрне дә, биремнәрне дә бик тырышып башкардылар, сорауларга да күңелләре теләгәнчә җавап бирделәр. Әйтик, “теше сызлаучы” крокодилга ярдәм иткәндә, мәсәлән, тәрбияче апалары: “Нишләтик соң инде бу крокодилны, теш сызласа, нишләргә кирәк?” – дигән сорауга да, бер сабый, ихлас ышанып: “Теш врачына барып, ясатып кайтырга кирәк”, – дип җавап бирде.

Төп теманы төрле яклап ачарга тырышты, аны һәрбер төркемдә нинди юнәлештә һәм ничек кулланып буласына шактый иҗади мисаллар белән үрнәк күрсәтте салавычлылар. Азактан, семинарга йомгак ясаганда, Гөлнара Нотфуллина да бу кадәресен билгеләп китте һәм алда торган үзгәреш-яңалыклар белән беррәттән, тәрбияче этикасы, һөнәри осталык, активлык, яңа килгән балаларны ияләштерү (адаптация чоры), әти-әниләр, мәктәпләр, башлангыч сыйныф укытучылары белән эшләү, ахыр килеп, төрле бәйге-конкурсларда катнашу, тәҗрибә уртаклашу кебек күпсанлы проблемалар, көндәлек мәшәкатьләр турында да уйландыра, уята торган фикерләр әйтте. Җаваплылык кына түгел, таләпләр дә зур шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салавыч балалар бакчасы

erid: 2Vtzqv1AZW9