Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбаш бакчасы «кошчыкларын очыртты» (фото)

Бүген ясле-балалар бакчасы коллективы үзләренең чираттагы "кошчыкларын очыртты". Әлфис, Азамат, Рамилә һәм Гөлгенә бүген бакча белән саубуллаштылар.

Алда аларны мәктәп юллары, белем ачкычы көтә. Күз яшьләрсез буламы соң... Балаларның бүгенге чыгышын әти-әниләр күз яшьләре белән карадылар һәм балалар бакчасы коллективына олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең бизәге булган Хуҗа Насретдин әти-әниләрнең үзләренә дә тик утырырга ирек бирмәде. Аларга төрле "җәзалар" үтәтте. Ә безнең әти-әниләр сынатамы соң инде, биеп тә күрсәттеләр, шигырь дә сөйләделәр.Чарага килгән журналист балалардан, әти-әниләрдән интервью алды.Бәйрәмгә кунак булып кергән укытучы апалары да балаларның уңышларын, сәләтләрен күреп,киләчәктә мәктәпкә кулга-кул тотынып эшләрлек балалар килгәненә сөенгәнен әйтте. Кечкенәләр төркеме балалары да үзләренең теләкләрен матур чыгышлары аркылы җиткерделәр. Балалар бакчасы мөдире балалар белән аерылуның бик авыр булуын әйтеп аларга ак юл теләде. Балаларга озын гомер, сәламәтлек, киләчәктә дә бүгенгедәй актив, шат, сөйкемле булып калуларын телибез.


Чыганак: http://vk.com/club120784497

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250