Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куныр мәктәбе ветераннарын кунакка чакырганнар (фото)

Хөрмәтле ветераннарыбыз мәктәбебез оештырган әлеге очрашуга ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Октябрь ае истәлекле көннәргә, вакыйгаларга бай вакыт. Октябрь аенда Куныр урта мәктәбе укытучылары, укучылары Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан үзенең лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткән мөгаллимнәрен, тәрбиячеләрен, хезмәткәрләрен кунакка чакырды.

Бер очрашу- бер гомер бит. Сагынышканбыз, сөйләшер сүзләр дә, фикер алышырлык сораулар да шактый җыелган икән. Кичә укучыларның һәм укытучыларның бәйрәм котлавы белән башланып китте. 

Чәй табыны артында алар тормышларындагы иң рәхәт, иң күңелле елларын искә алып, матур хатирәләр белән уртаклашып, яшьлек елларына кайттылар, яшь буынга төпле киңәшләрен бирделәр. 

Хөрмәтле ветераннарыбыз мәктәбебез оештырган әлеге очрашуга ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр, җылы хисләр белән таралыштылар.

Рамил Нәҗипов,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев