Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куныр мәктәбенең 9 классын — 6, 11 сыйныфын 1 укучы тәмамлады (+ күп фотолар)

Зур тормыш юлында очраган сынауларны, авырлыкларны җиңәргә ихтыяр көчегез нык, сабырлыгыгыз зур булсын

Хөрмәтле укучылар! Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Урта белем турында аттестат алырга санаулы гына көннәр калуына сөенсәгез дә, бергә укыган сыйныфташларыгыз, унбер,тугыз ел буе белем биргән укытучыларыгыздан аерылу җиңел түгел. Хәзер сезнең алда зур сынау — имтиханнар тапшыру, күңелегезгә якын һөнәр сайлау һәм шуның буенча укуыгызны дәвам итү. Сүз дә юк, сезнең аттестатка төп билгеләрне тормыш куячак. Әлбәттә, барыр юлыгызда сезгә мәктәптә алган белемнәрегез, игелеккә өйрәткән әхлак дәресләре ярдәм итәчәк. Киләчәктә сез кем булсагыз да, районыбызны, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Сез — безнең киләчәгебез. Зур тормыш юлында очраган сынауларны, авырлыкларны җиңәргә ихтыяр көчегез нык, сабырлыгыгыз зур булсын. Барлык уй һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Киләчәгегез дә бүгенгедәй матур булсын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов та килгән иде, - дип яза даими хәбәрчебез Рамил Нәҗипов. 

erid: 2Vtzqv1AZW9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9