Кыйммәтле уку: баланы мәктәпкә әзерләү 15–20 процентка кыйммәтләнгән
Узган ел белән чагыштырганда быел баланы мәктәпкә әзерләү 15–20 процентка кыйммәтләнгән. Укучы мәктәпкә барганда башкалардан ким-хур булмасын өчен, уртача алганда, 10–15 мең сум акча кирәк.
Берәүләр әле базарга чыгып, бәяләрне генә күзәтеп йөрсә, икенчеләр ул-кызларының букчаларын күптән тутырып куйган инде. Башка елларда әти-әниләрнең бәяләргә әллә ни исе китмәсә дә, быел чыгымнар шактый кесәгә суга, диләр. Тик шул ук вакытта, бала өчен берни дә кызганыч түгел, бары тырышып укысыннар гына, дип тә куялар.
Беренче сыйныфка баручылар өчен портфель, кирәкле җыелма бәясе 7,5 мең сум тора. Мәктәп формасы, аяк киеме 20–30 процентка кыйммәтләнгән. Узган ел малайларны мәктәпкә әзерләү кызларга караганда 5 мең сумга арзангарак төшкән. Казандагы «Успех» тегү цехында да бәяләр күтәрелүне кире какмадылар. Директорлары Илсөяр Нәҗмиева белдергәнчә, чикләүләр кертелгәч, бәяләр арткан. Тик бездә башкаларга караганда әйбер арзанрак әле, ди.
– Быел вазгыять җиңел түгел. Без тукыманы Төркиядән кайтартабыз. Күпмегә артканын әлегә санамадык, әмма бәяләр артты. Элек кайтарылган тукымалардан тегелгән киемнәр арзанрак, әлбәттә. Яз көне заказ бирүчеләр отты, бәяләр түбәнрәк иде. Август – бәяләр күтәрелгән чак. Май аенда сарафан 2000–2200 сум торса, хәзер 500–600 сумга кыйммәтрәк. Башка әйберләрдә дә чыгымнар шул чама сизелә. Зуррак сыйныф укучылары өчен мәктәп формасын 3500 сумга алырга була. Итәк, күлмәк өчен өстәмә түләргә кирәк. Төсләрен мәктәпләр үзләре сайлый. Теләккә килгәндә, югары сыйныфта укучы кызларның быел чалбар, озын жакет кияселәре килә, – ди Илсөяр Нәҗмиева.
Арча районында яшәүче Зилә һәм Дамир Гайфулиннарның игезәк уллары Әскәр белән Әмир быел беренче тапкыр мәктәпкә бара. Аларга яхшы белем бирү өчен, авылдан шәһәргә күченеп килергә җыеналар. Кече уллары Даниярга – 6 яшь, ул әлегә бакчага йөри.
– Шәһәрдә шәһәрчә кирәк. Башкалардан ким-хур булмасыннар дип, бер ел алдан ук 100 мең сум акчаны хәстәрләп куйдым. Дөрес, әлегә аның кадәр үк тотылмады, тик уку елы дәвамында кирәге чыгуы бар, – ди шәфкать туташы булып эшләүче Зилә.
Бәяләр күтәрелгәнче дәфтәр, каләм, букча, уку кирәк-яракларын алдан ук сатып алган ул. «Барган саен кибеттә мең сум калдырдым инде. Шуңа күрә укырга баруның күпмегә төшкәнен төгәл генә әйтә алмыйм. Форманы махсус тектердек. Костюм, жилет, галстук барысы бергә 6 мең суга төште. Күлмәкне аерым алдык. Берсе 1000 сум тора. Безнекеләргә дүртәү кирәк. Әле менә интернет кибетләрдән бәяләрне караштырып утырам. Арзанракка табарга була икән. Әйтик, ташлама белән бер пар аяк киемен 1200 сумга да алырга мөмкин. Бәяләр артык кыйммәт сыман тоелмады миңа. Әйбәт укысыннар гына, акча дип торып булмый. Егетләремнең укырга барасы килә инде», – ди өч ул тәрбияләүче ана.
Гөлия Хамедлар гаиләсенең мәшәкате тагын да зуррак, аларга быел дүрт баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк. Әлегә кибет-базарларда бәяләр белән кызыксынып йөрүләре. Гөлия әйтүенчә, бер баланы мәктәпкә әзерләү 35–40 мең сумга төшәчәк. Мәктәп кушкан исемлек буенча шулай чыга икән. Олы кызлары Мәликәгә – 15 яшь. Зәйнәп исә быел 1 нче сыйныфка җыена. Укый-яза белә икән инде. 100 дәфтәрдән башка берни дә сатып алмаган әле алар.
– Исемлек бик озын. Иремә, фәлән кадәр акча кирәк, дип әйттем инде. Киләсе атнада кибетләргә чыга башларбыз. Мәктәп биргән исемлек буенча бәяләр бик кыйммәткә төшә. Бу суммага мин әле көзге, кышкы өс-башны да керттем. Киемнәрнең хаклары бик нык артты бит. Башка елны мәктәпкә җыену өчен бер балага дәүләт 10 мең сум бирә иде. Быел хәбәр юк, бирмәсләрме дип көтәбез, һич югы, мәктәп формасына ярап куяр иде. Акчасы табылыр, мәшәкать түгел бу. Сөенеч итеп кенә кабул итәбез. Балаларның үзләренә дә кызык, – ди Гөлия. – Кайбер киемнәр апаларыннан сеңелләренә кала. Әмма күлмәкләр бик тиз туза. Көн саен юарга кирәк. Элеккеге кебек балаларга парта юдырту дигән нәрсә юк. Шуңа күрә мәктәптән пычранып кайталар. Тузан сөрттерегез, идән юсыннар, дип тә әйтеп карадык. Сез нәрсә, балаларга хәзер урындык та күтәрергә ярамый, диде укытучыбыз.
Балык Бистәсе районында яшәүче ике бала анасы Ләйсән Мингарипова балаларны мәктәпкә әзерләү шактый чыгымлы дип саный. Олы кызы 7 нче сыйныфка барса, төпчеге бакчага йөри.
– Дәфтәрләр ала башладык, форма, итәк, аяк киеме кирәк. Баштанаяк киендерәсе бар әле. Чыгымнар күп. Бер елны икесенә 25 мең сум киткән иде. Быел бәяләр тагын да күтәрелде. Пластилин, төсле карандаш, җилем, пумала, ак кәгазь… Боларга гына 2 мең сумны чыгарып саласы. Кышкы, язгы киемнәр дә кирәк бит. Без – аз керемле гаилә. Бер баламның сәламәтлегендә проблема бар. Мәктәпкә бара алмыйча, берничә ай өйдә укыганда, социаль яклау бүлеге, мәгариф бүлегеннән планшет сораган идем, ярдәм булмады. Элек 1–2 мең сум булса да бирәләр иде, хәзер анысы да юк. Дөрес, узган ел мәктәптә бушлай ашаттылар, продукциясен дә бирделәр. Анысына рәхмәт, – ди Ләйсән.
Акчаны ничек янга калдырырга?
Ләйсән Халикова, финанс киңәшчесе:
– Һәр кешенең – үз акча янчыгы. Мәктәпкә әзерләнүнең төгәл суммасын әйтеп булмый. Кемдер брендлы, кемдер гади кием сайлый. Тик мәктәпкә әзерләнү өчен, ким дигәндә, 10 мең сум кирәк. Моңа форма, уку әйберләре керә. Гаилә ничек кенә бай булмасын, финанс белеменә, чыгымнарны киметергә өйрәнергә тиеш. Бу баланы әйбер, акча кадерен белергә өйрәтәчәк. Беренчедән, нәрсәдер сатып алганчы, булган әйберләрегезне күздән кичереп чыгыгыз. Шуннан соң кирәклеләренең исемлеген төзегез. Әти-әниләрнең балага яхшы булсын дип, ел саен яңа әйбер сатып алуын бер дә хупламыйм. Мәсәлән, яңа пенал. Кыяфәте әйбәт булса, аңа нишләп акча сарыф итәргә? Ел буе йөреп пычранган пеналны яхшылап юып, аңа яңа төс кертергә мөмкин. Гел яңаны алу турында гына уйламагыз. Дәфтәр, каләм ише әйберләрне сезон вакытында күпләп алырга тырышмагыз. Сентябрь якынлашканда, бәяләр 2–3 тапкыр арта. Иртәрәк сатып алсагыз яхшы, бик ашыгыч булмаса, сентябрь ахырын көтегез. Бу вакытта арзанрак булачак. Ташлама күрдем дип капкынга эләгә күрмәгез, бу җәлеп итү чарасы гына булырга мөмкин. Маркетплейслардан куллану популяр хәзер, анда ташламалар да күп. Дәфтәрне генә түгел, киемнәрне дә шуннан сатып алырга була, ошамаса кире кайтара аласыз. Бу акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Берәр нәрсә эзләсәгез, башта бәяләрне чагыштырыгыз. Тәкъдимнәр күп, арзанны сайлый алачаксыз. Кыйммәтле әйберне алырга киңәш итмим. Бәя арзан булганда, алмашка берничәне алып куегыз. Гөлләмәне Казанда күмәртәләп сатыла торган чәчәк кибетеннән сатып алырга була. Сыйныф белән җыелышып, укытучыга бер зур гөлләмә бирү ягын да карарга мөмкин.
Балалар киемнәренең уртача бәяләре:
- Сарафан – 1700–3000
- Күлмәк –1600
- Итәк –1700
- Чалбар –1600–2000
- Жилет – 2000
- Аяк киеме –800–1500
- Ортопедик букча – 4500–5000
- Гади букча – 1000–1200
✍️Сәрия Мифтахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев