Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лагерь тормышы бай эчтәлекле (фото)

«Романтик» лагерының икенче сменасында 110 бала ял иткән. 12 июль көнне аларның саубуллашу көннәре булачак.

3 атнага якын ял итүләрендә аларның һәрбер көннәре бик кызыклы һәм бай эчтәлекле булып үткән. Чөнки лагерьның үзенең планы буенча төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора: волейбол, футбол, пионербол, талантлар эзләү, флэшмоблар, көндәлек үзләренең тормышлары буенча кино төшереп, кичен аны бергәләп карау, ералаш төшерү, үзләре уйлап тапкан әкиятләрне сәхнәләштерү, гашыйклар көненә төрле чаралар оештыру, наркотикларга каршы плакатлар ясау һ.б. Алардан тыш башка җирләрдән килеп тә балаларга төрле темаларга әңгәмәләр оештыралар, спорт уеннары уйнаталар, фильмнар күрсәтәләр.

24 һәм 30 июнь көннәрендә ял итүче балаларга кунакка «Форпост»лылар килә. Беренче килүләрендә алар спорт уеннары аша балаларның күңелләрен ачса, икенче килүләрендә «Форпост» оешуны һәм аның әһәмиятен сөйләп үтәләр. «Факел» һәм «Хыял» клублары, район социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре дә һәрдаим кунак монда. 25 июнь көнне Норманың курчак театры балаларны үзләренең иҗат җимешләре белән сөендергән. 29 июнь көнне "Партизаннар көне" уңаеннан район кино оешмасы фильм күрсәтсә, аннан алда гына Рабит Батулла белән танылган режиссер Хәйдәр Миндубаев килеп, Рудольф Нуриевка багышланган кино күрсәтеп, балаларны шуның буенча фикер алышырга чакырганнар. Эчке эшләр министрлыгыннан, җәмәгать палатасыннан, Роспотребнадзордан, янгын күзәтчелек бүлегеннән, прокуратурадан һәм башка тикшерү органнарыннан килеп, лагерьнең эшчәнлеген җентекләп тикшереп, балалар белән сөйләшүләр уздырганнар.

Гомумән, монда ял итәргә килүче балалар «Романтик»ны бик яратуларын әйтәләр. Чөнки әйдәманнары яхшы, ашау тәмле, көн дә төрлелекләре белән аерылып торучы чаралар. Ә иң мөһиме, яңа танышулар һәм җәйне файдалы уздыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250