Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Матур эшләр, батыр кешеләр – Килидә (+фото)

Районыбызның Кили авылы гади- гадәти генә бер татар авылы. Биредәге яшәеш тә башка бик күп кыйтгалардагы кебек, җай гына, салмак кына ага да ага.

Салмак кына диюем белән килешеп бетмәүчеләр дә булыр. Ничектер үзгә бер ритм белән дисәк, бәлки дөресрәк тә булыр кебек. Чөнки без вакыт нык кысылган, киеренкелек чорында яшибез. Яшәешне үз агымына гына кую, бу яклар өчен бик үк туры килеп бетми.

Заман таләбе - тизлек яратучылар өчен. Дөрестән дә, кеше хәзер романнар түгел, кечкенә генә хикәяләр, газета-журналдагы теге яки бу мәкаләне укырга да чак вакыт таба. Шуңа күрә бүгенге вәзгыятьнең асылын аңлап алган Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасы колективы шуны тойган хәлдә, аңлап-аңлашып яши һәм эшли дисәк, бер дә арттыру булмас. Биредәге җирлек тә, мохит тә ничектер мәгарифкә битараф түгел кебек тоелды миңа. Әнә бит, яңа җитәкче килеп эшли башлау белән "Кили башлангыч мәктәп- балалар бакчасы - фән, мәгариф, мәдәният, спорт-сәламәтләндерү, экологик үзәк" дип исемләнгән проектка алынганнар һәм шул рухта планлы, максатчан рәвештә эшне авыл, район, республика күләмендә җәелдереп тә җибәргәннәр. Яңа җитәкче диюем, моңарчы Алан мәктәбе директоры булып эшләгән Рәҗәп Бәдретдинов үз якларына кайту белән дә дилбегәне "каты"лыгын ычкындырмаган. Кыйбланы дөрес билгеләп, рухи кыйммәтләргә өстенлек биреп эш итүен дәвам итә икән дип уйлап куйдым. Көчле рухлы җитәкче замана авырлыгына гына карап калмаган, коллективны ияртеп, бу уку елында башлангыч мәктәп - балалар бакчасында үз куллары белән, үз көчләре белән зур гына ремонт эшләре дә башкарып чыкканнар.

- Элек авылда, район үзәгендә укытучы иң абруйлы кеше иде. Инженер, ветеринар, мәдәният, сәламәтлек саклау, полиция хезмәткәрләренең асылы , үзәге иде ул. Җәмгыять укытучыны күп талкыды. Шуңа да ул заман нинди генә авыр сынау әзерләсә дә, старт сызыгына беренче булып басарга өйрәнде. Үз хезмәте, тырышлыгы, сәламәтлеге, гаиләсе хакына, әлбәттә. Укытучыга аз гына арттырып түләсеннәр иде әле: ул кочак-кочак газета-журналга да язылыр, концерт-теартларга да "чабар", белемен арттыру өстендә күп төрле курсларга- конкурсларга да йөрер иде. Ә бит укытучы бүген компьютерга көне-төне "багынып" утыручы, БДИ, тест, аттестацияләр тозагына эләккән, көн дә әйләнештә йөрүче кочак-кочак кәгазь боткасына күмелеп бара. Төрледән-төрле тикшерүләр , отчетлар, белешмәләр укытучыны вагайта, бөтен көчен, җегәрен суыра. Шушылардан соң безгә кайчан укытырга дип аптыраган укытучыны аңлап та, хуплап та була. Ә инде ремонтны да үз куллары белән, еллык отпускы хисабына башкарып чыккан укытучыга, тәрбиячегә, биредә эшләүче хезмәткәргә Кили мәктәбе каршына һәйкәл куярлык, - ди Рәҗәп Бәдретдинов.

Дөрестән дә, район җитәкчелеге тырышлыгы белән мәктәп-бакчаның бөтен канализация , су торбалары яңага алыштырылган, ике катлы бинаның унитазлары,раковиналары, кул юуу җайланмалары яңартылган, балалар яшенә һәм санитар нормаларга туры китереп урнаштырылган. Идәннәргә плитка, стеналарга кафель ябыштырылган. Керү юллары төзекләндерелгән. Болар ике ай эчендә башкарылган эшләр.

- Безгә ремонтның кирәклеген аңлап, акча табу, юнәтүдә башлап йөрүче район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юнысовнага бик зур рәхмәт. Без фәкать аның тырышлыгы, кайгыртучанлыгы аркасында гына ремонт эшләрен вакытында башкарып чыга алдык. Иң зур рәхмәт хисләре әти-әниләргә, бакчага йөрүче нәниләрнең бабайларына. Алар безнең төп терәгебез булды. Әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештырганда таулар күчереп булганына да инандык без. Ә бит алар үзләренең төп эшләреннән соң сәгать 9-10га кадәр килеп эшләделәр. Райондагы "ХЭС" оешмасын ашыгыч ярдәмгә тиңләп булыр иде. Җитәкчесе Фәһим Сибгатуллин да эш беткәнче яныбыздан китмәде. Алар ярдәме белән территориягә коймалар тотып чыгасы гына калды. Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафилов ярдәменнән башка мондый эшкә тотынып та булмас иде, - ди мәктәп директоры.

Әйе, әнә шулай бер кадакка бердәм булып сукканда гына эшне тиз арада, сыйфатлы итеп оештырып буладыр ул. Ә менә эшкә өйрәтүләренә, җитәкчелек эшенең асылына төшенүдә Рәҗәп Фәтхетдин улы үзенең остазларына рәхмәтле.

- Педагогик эшчәнлегем укытучы булып түгел, мәктәп директоры булып башланып китте. 1990 елда Арча педагогия училищесыннан ук, Нормабаш башлангыч мәктәбе директоры булып эшли башладым. Аннары көчле җитәкче Гүзәл апа Бариева кул астында 15 елдан артык урынбасар булып Алан мәктәбендә эшләдем. Казаннаң 2нче татар гимназиясендә Россиянең халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина җитәкләгән коллективта урынбасар булып эшләү - берсе дә эзсез узмаган. Эшкә өйрәнү өчен көчле җитәкче кул астында эшләү, чыныгу кирәк икән?! Гүзәл апа Бариева әнә шундыйлардан булды. Хәер, укуны, эшне яратып башкарырга беренче укытучым, авлдашым Розалия Гыйльметдиновадан ук сеңдереп бардым бугай. Аныңча укытам икән, җитәкчелектә Гүзәл апа алымнарын кулланам икән, Камәрия Хәмидуллина кебек мәгарифкә хезмәт итәм икән, укучыларның күңелләрендә белемгә омтылыш уты кабызу өчен укытучыларның күзләрендә очкын булдыра алганмын икән , димәк, мин максатыма ирешкәнмен дигән сүз. Килидә эшли башлауның беренче көннәреннән үк коллективка таяндым һәм беренче эш итеп бер-берләребезгә карата ышаныч уята алдык, - ди Рәҗәп әфәнде.

- Сезне Килигә директор итеп куйган көнне үк коллективны территория җыештырырга алып чыккан диләр?

- Чисталык, пөхтәлек, тәртип, төгәллек ярату тагын бер остазым - Гөлнара Зәкәриевнадан киләдер.

- Ялгышмасам, ул сезне департаментка эшкә дә чакырган дип беләм.

- Чакырулар күп булды. Әмма мин ризалашмадым. Минем хезмәтемне югары бәяләүләренә, әлбәттә, рәхмәтлемен.

- Ә шулай да бүгенгегә кире кайтсак. Бүген балалар бакчасының мәктәп белән кушылуын хуплаучылар күп, системалылык, дәвамчылык өчен менә дигән җирлек бу. Тик Килигә йөрүче балалар диапазоны киң: Пүскән, Кили, Норма, Чапшар, Нормабаштан килеп, беренче сыйныфка керервакыт иткәч, Кили балаларыннан кала башкалар Норма урта мәктәбенә китә.

- Бу мәсьәлә безне бик борчый. Балалар бакчасында баланы мәктәпкә әзерләп бетерәбез дә, башка уку йортына озатабыз. Нәтиҗәсен күрмибез. Берәүгә дә сер түгел, белем сыйфатының нәтиҗәлелеге башлангычта алган белемнән тора, -ди Рәҗәп әфәнде.

Димәк, башлангыч мәктәп укытучысына да таләпләр югары булып чыга . Шуңа да Кили мәктәбендә БДИ, аттестация безгә кагылмый дип йөрмиләр, бүгеннән үк турыдын-туры шуны күзә тотып эшләргә омтылалар.

Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасының шау чәчәктә утыруына биредән үтеп йөрүчеләр дә сокланып карый, матур нәтиҗәләр ясый торгандыр. Биредә эшләүчеләр чәчәкләрне дә үзгә бер зәвык белән урнаштырган, алар тулы бер гармонияне хасил иткән. Авылны матурлык утравына әвелдерү юнәлешендә бихисап эш башкарылганы бәхәссез.

- Узган ел көз көне өмә ясап карт корган, комачаулаган агачларны кисеп түктек, кышын тагын өмә үткәреп фанералардан җәнлекләр ясап, матур итеп буяп, сыннардан торган "Әкият патшалыгы" ачтык һәм районда беренчелекне яуладык. Җәен исә тирә якны чәчәкләргә күмеп авылдашларга матурлык өләшәбез. Матурлык - матурлык тудыруга бер адым ул, - ди мәктәп директоры.

Узган уку елында Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килеп рус теле һәм татар телен бердәй укытуны да карап, уңай бәя биреп киткәннәр. "Татарча укытуны туктату - милләттән ваз кичү", диләр Килидә. Быелгы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә дә тәрбия һәм милли мәгариф төп лозунг итеп юкка гына алынмады!

- Баласының тәртибе, белемгә омтылышы өчен төп җаваплылык әти-әнидә булырга тиеш. Балага тәрбия әти-әнинең шәхси үрнәге аша салына, - ди Рәҗәп Бәдретдинов.

Килигә килеп күп нәрсәгә өйрәнеп, күреп китү өчен менә дигән җирлек бар дип кайттым мин. Күрсәтерлекләре дә бар. Биредәге атмосфера да "искечә яшәп булмауга" корылган. Ничектер креактив фикерлиләр, стандарт уйламыйлар, уйлаганнарын яшермиләр. Узган уку елында гомуми рейтингта Кили башлангыч мәктәбе- балалар бакчасының беренчелекне яулавы моның ачык мисалы. Милли мәгарифне өлге итеп алып, тырыш коллектив туплый алган, матур эшләргә рухландырган батыр җитәкчеләр хезмәте киләчәктә дә күләгәдә калмасын иде.

Рәҗәп Бәдретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250