Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Мизгел» мизгел булып кына калган

Районыбыз мәктәпләрендә театр түгәрәкләре бар. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә караганы, ирекле эшләгәннәре дә бардыр, бәлки.

Арада курчак театры студияләре дә очраштыргалый, әлеге студияләр игътибарны үзенә бигрәк тә нык җәлеп итүчән.  Балалар бирегә бик теләп йөри, курчакларны да үзләре тегә (түгәрәк җитәкчесе яки әти-әнисе дә булыша). Курчаклар белән спектакль куйганчы балалар пьесаны яхшылап өйрәнә, фикерләшә, рольгә керергә тәмам хәзерлекле булып бетә дисәк тә ялгыш булмас, аннан мастер-классларда курчак ясау серләренә төшенә. Салавыч урта мәктәбендәге «Мизгел»  театр студиясе нәкъ тә менә шушы эзлеклелектә эшләгән. Соңгы елларда аны мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Алсу Фәрзиева җитәкләгән. Кызганыч, бүгенге көндә студия эшләүдән туктаган. Алсу Габделбәровна исә балаларга ана теленнән белем бирә башлаган. Ни өчен икәнлеген тәгаен генә аңлатып бирүче табылмады, әллә финанска бәйле, әллә студия алып барырга теләүче юк – сорау ачык калды. Ә шөгыльләнгән дәвердә күпме курчак ясаганнар, спектакльләр өйрәнгәннәр, сәхнәләрдә чыгыш ясаганнар, хәтта җиңүләр дә яулаганнар. Студиядәге ике төркемгә 9 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар йөргән. Курчакларны, сәхнә декорациясен үзләре әзерләгәннәр. Музыкаль бизәлеш өчен көйләрне аудиоязмалардан сайлап алганнар. Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли”, “Бәрәнне кем ашаган?”, Бикә Рәхимованың “Гамилнең күргәннәре”, Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй”, Роза Хафизованың “Урман маҗаралары”, Туфан Миңнуллинның “Кәрлә–мәктәп баласы”, Галимҗан Гыйльмановның “Убырлы карчык – әбием”, саный китсәң... Мәктәп укучылары, әти-әниләр, балалар бакчасына йөрүче нәниләр алдында күп мәртәбәләр чыгыш ясаганнар. Артистлык осталыгына төшенгәннәр, сөйләм телләре остарган, курчаклар белән идарә итәргә, сәхнәдә, тамашачы алдында үзләрен тотарга өйрәнгәннәр. 2008 елда район күләмендә уздырылган “Сәламәтлек театрлары” конкурсында “Озак яшәү серләре” дигән үзләре иҗат иткән әсәрне куеп, өченче урын алганнар. Республика күләмендә уздырылган “Изгелек эшләргә ашык”, дигән видеороликлар конкурсында Мәгариф һәм фән министрлыгының Җиңүче таныклыгына ия булганнар. Әлбәттә, түгәрәкне җитәкләү җиңелләрдән түгел. Җитәкчеләре белән студия эшләгән чакларга кайтып килдек.

– Җиңел хезмәт түгел. Авырлыгы да, катлаулылыгы да бар, – ди Алсу Фәрзиева. – Гаиләмнең, мәктәп җитәкчелегенең ярдәмен гел тойдым. Персонажларга киемнәр теккәндә түгәрәккә йөрүче балаларның әти-әниләренә дә мөрәҗәгать иттем. Эш дәверендә балаларны җәлеп итәрдәй инновацион технологияләр кулландым. Үзләренең чыгышларын мизгел эчендә камерадан күрсәтү, профессионалларның чыгышларын карау балаларда зур кызыксыну уята иде. Килешәм, курчак театры студиясе баланың сәләтен төрле яклап үстерергә, тормышны танып-белергә, әхлак тәрбиясе бирүдә нык ярдәм итә. Һәм мин моны үзем дә тоя идем.

“Хәзер андый түгәрәкләр бер мәктәптә дә юк инде, – ди бер таныш укытучым. – Замана таләпләренә җавап бирердәй картинг, робототехника, электроника кебек түгәрәкләргә өстенлек бирелә. Тагын әле эшче һөнәрләр өчен түгәрәкләр эшли. Курчак театры артта калган, кирәксез түгәрәк хәзер”.

Кирәксез итмәскә иде аны, курчаклар да яктылыкка, нурга илтә, ләбаса. Алар аша тәрбия иңә, мән сеңә.

Район мәктәпләренең өчесендә генә театр түгәрәкләре мәктәптән тыш эшләр үзәгенә карый: Бөрбашта студия бар, Балтач мәктәбендә – “Әкиятләр иле”, гимназиядә “Театр дөньясы”.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр