Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәптә башлангычлар төп фигура (фото)

Башлангыч сыйныф укучылары хәзер мәктәпләрдә төп фигура икән. Норма урта мәктәбендә соңгы вакытта булган чараларда катнашкан чакта шуны аңладым.

Мәктәп директоры Габделфәрт әфәнде дә бик мактый үзләрен. "Макулатураны да иң күп җыючылар алар, букчаларында иң күп китап йөртүчеләр дә алар", ди. Шул исәптән, тырышып укучылар да. Ни өчен шулай, сәбәбе бик гади, чөнки башлангычта бала белән янәшә һәрчак әти-әни атлый, балалары белән бергә укый, мәктәп тормышында кайный. Беркөнне баласын беренче сыйныфка биргән бер әни сөйләп тора:

- Кызым белән бик яратып дәрес хәзерлим. Күп нәрсәләрне белеп бетермәгәнбез икән әле. Кабаттан дөньяны танып белгәндәй тоям үземне.

Яши торгач, белгәне дә онытылгандыр инде. Ә менә балаңны мәктәпкә биргәч, яңадан яши башлыйсың икән әле ул, дип әйтүчеләр аз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250