Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мобилизацияләнгән райондашларга укучылар шәм ясады (фото)

2 а сыйныфы укучылары үзалларына бу игелекле эшләрен кабатлаячакбыз дигән максат куйдылар

Балтач урта мәктәбенең 2 а сыйныфы укучылары бу атнада өйләреннән калай банкалар алып килеп, классларында үзләре шәмнең башлангычын ясап, шуларны кичә мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм итүче волонтерларга илтеп бирделәр.

Хәрби операциядә катнашучы райондаш абыйларына ярдәм итүдә үзләреннән шундый өлеш кертә алулары укучыларны бик сөендерде һәм алар янәдән үзалларына бу игелекле эшләрен кабатлаячакбыз дигән максат куйдылар.

Әлеге очрашу барышында Айдар Хисмәтуллин һәм башка волонтерлар хәрби операциядә катнашучылар ярдәм итүче әлеге шәмнәрне ничек озак яна торган итеп эшләүләрен күрсәтеп, үзләре ясаган пичләрнең нинди юнәлешләрдә кулланылуы турында сөйләп уздылар.

Укучылар никадәр күләмле эшләр эшләнелүен бик кызыксынып тыңладылар һәм әле тагын үз көчләреннән килгәнчә, ярдәм итәчәкбез, дигән бурыч алып, абыйлар биргән күчтәнәчләргә рәхмәт җиткереп, өйләренә таралыштылар.

Укучыларны шундый игелекле һәм файдалы эшләргә өйрәтүче сыйныф җитәкчесе Рәзинә Галимуллинага һәм озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Лилия Фазуллинага зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2 а сыйныфы