Монда һәркем ...бала
Килгәннәр – сөенде, килә алмаганнар – көенде.
Салавыч мәктәбе, нинди исем белән генә аталса да, үзенең укучылары өчен ул гомергә мәктәп булып калды, үзенең йөз еллык бәйрәмен билгеләп үтте. Матур итеп. Колачлы итеп. Үткәнне искә алырга, булган хатирәләрне яңартырга, яңа мәгълүматлар тупларга бер сәбәп булды бу. Элекке хезмәттәшләрне, элекке сыйныфташларны очраштырырга, һәркемне балачакка, мәктәп елларына алып кайтырга да менә дигән җай булды.
Ул көнне мәктәп иртәдән кунаклар кабул итте. Шунысы кызык: әле генә әби-бабай булып, салмак кына атлап мәктәпкә килүчеләр дә, танылган галимнәр дә, район башлыгы, башка җитәкчеләр дә (мәктәп тәмамлаучылар арасында танылган шәхесләр бик күп), бу ишекләрне ачып керүгә, элекке укучыга әйләнде. Бу шулкадәр йогышлы иде: очрашуга сабыйларча сөенүчеләрне дә күрдек, мәктәп музееннан, коридор-сыйныфлардан балачак эзләрен эзләүчеләр, танышларны барлаучылар да бихисап булды. Мәктәп ашханәсендә чәй өстәле артында да сүз шул турыда барды. Шушы рух авылның мәдәният йортына да “ияреп” төште. Биредә фойега куелган бик бай күргәзмәлек-стендларны караганда да дәвам итте. Һәркем фотолардан үз чыгарылышын, туганын, авылдашларын эзләде, тапты, таныды – аларга ярдәмгә бүгенге укучылар килде.
– Менә бит үземнең сыйныфташымның оныгын очраттым әле, – дип ихластан сөенә, әнә, Габделхәй ага Сәмигуллин (рәсемдә шул мизгелләр), үзенең профессор булуын да онытып, экскурсовод кыз Диләрә Мөхәммәтгалиева белән сөйләшкәннән соң. – Юныс үзе күптән вафат, менә оныгын күргәч, үзен күргәндәй булдым...
Сүз уңаеннан, мәктәптә, фойеда очраган һәр укучыга диярлек килгән кунаклар бер үк сорауны бирде: “Син кайсы авылдан? Кем кызы, кем улы? Кем оныгы?” Җеп очының үз сыйныфташларына, танышларына илтәсен өметләнеп кайткан, килгән кунаклар әнә шулай кызыксынды. Габделхәй абый кебек бәхет елмаючылар да, сыйныфташының, танышының баласын, оныгын очратканга сабыйларча куанучылар да шактый булды бу көнне. Шулай булмыйни: 100 ел эчендә дүртенче-бишенче буын вәкилләре белем алучы мәктәп бит бу. Берсе таныш булмаса, икенчесен беләсең... Белем бирү системасы, юнәлешләре, шартлары үзгәрсә дә, бер гасыр буе шушы җирлеккә хезмәт күрсәтелгән дип әйтү.
Шунысына игътибар иттек: очрашуга өлкән буын күбрәк килгән, тормыш иптәшләре белән махсус атап кайтучылар да, очраклы туры килүчеләр дә бар. Мәктәпне тәмамлауга “түгәрәк” еллар булучылар да күп. Әле тормыш көтүчеләр, эш көчендә булганнардан, билгеле, җае туры килүчеләр килгән...
Мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасы да ике-өч сәгать эчендә мәктәпнең тарихын, анда белем бирүчеләрне, мәктәпкә, мәгарифкә нигез салучыларны күз алдыннан үткәрергә мөмкинлек бирде. Алып баручылар Зөбәрҗәт Фатыйхова һәм Рафис Садыйковлар ярдәмендә үткәннән бүгенгә кадәр бергә сәяхәт иттек, бик тә сәләтле замана балаларының берсеннән-берсе матур чыгышларын карадык, мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдык, җиделлык, сигезьеллык, урта мәктәпнең беренче чыгарылыш укучылары, укытучылары, аларның хатирәләре белән таныштык. Яңарган мәктәп, аның уңышлары (болар хакында без алдагы газетабызда язган идек инде) белән танышып, бәйрәмдә чыгыш ясаучылар барысы да шушы мәктәптә укуыбыз белән горурланабыз диде, алга таба да уңышлар теләде.
(Ахыры 7нче биттә).
(Ахыры. Башы 3нче биттә).
– Кем генә булса да, җитәкчеме, гади хезмәт иясеме, кеше тормышында мәктәп еллары аерым бер мөһим чор булып тора. Без еш кына мәктәп елларын, беренче укытучыларыбызны, сыйныфташларны, шулай ук барлык укытучыларны искә алабыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, ни дисәк тә, әти-әниләр кебек үк, мәктәп коллективы, укытучыларыбыз безгә белем һәм тәрбия бирә. Һәм әлеге белем һәм тәрбия безне гомер буе озата бара. Бу яктан мәктәбебезнең йөзенә кызыллык килерлек түгел: горурланырлык, сокланырлык шәхесләр күп тәрбияләнгән, кайда гына, кем генә булып эшләсәләр дә, бу мәктәп укучылары мактала, лаеклы хезмәт куя, – диде биредә чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Үткәндә матур эшләрегез, уңышларыгыз бик күп, алар югалмасын, дәвамлы булсын!
– Без һәр укучыга, укытучыга барып җитәргә тырыштык, кемдер читтә калган икән, гафу итәрсез, – диде бәйрәмгә килүчеләргә, аны әзерләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткергәндә директор Люция апа Закирова. Килгәннәр – сөенде, килә алмаганнар – көенде. Шунысы хак: балачакка, яшьлеккә кайту бәйрәме беркемне дә битараф калдырмады.
Гөлсинә ЯРУЛЛИНА
Салавыч урта мәктәбенең 1983нче елгы чыгарылыш укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев