Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ни өчен безнең бүлеккә килдегез?»

Укуга кабул итү вакытында мин шундый бер тәртип урнаштырган идем: безгә килүче һәр абитуриент белән, кыска вакытта гына булса да, әңгәмә үткәреп алам.

Һәрбер кеше, иртәме ул соңмы, үз эшчәнлегенең мәгънәсе турында уйланмый калмый. Игенче мул уңыш үстерүенә куана, эшче үзе ясаган әйберенең камиллегенә соклана, рәссам матур һәм мәгънәле әсәрләреннән ләззәт ала. Тагын да мөһимрәге аларны эшләренең шушы нәтиҗәләренә башкаларның югары бәя бирүләре сөендерә.

Укытучы исә үз эшчәнлегенең асыл мәгънәсен укучыларының нинди кеше булып җитлегүләрендә күрә, шул аны рухландыра, тагын да илһамлы эшләргә дәртләндерә. Димәк, укыту-тәрбия өлкәсендә хезмәт итүенең ахыр нәтиҗәсе — белеме һәм гамәлләре белән заман таләпләренә җавап бирүче, үзенә лаеклы алмашчы булырлык шәхес тәрбияләү. Шул аңа ышаныч, эшчәнлеге өчен көч-куәт өсти.

Сүземне шулай фикер йөртүдән башлавым очраклы түгел. Илле ел югары уку йортында эшләү вакытында йөзләрчә-меңнәрчә яшьләр белән укыту-тәрбия эшләре алып барырга туры килде. Аларның күбесе үз урыннарын, әлбәттә, мәктәпләрдә таптылар. Иҗади эшләүче укытучылар, мәктәп директорлары, район мәгариф идарәләре җитәкчеләре, хәтта министрлар булдылар. Мөгаллим өчен шәкертләренең, җәмгыятебезнең мөһим тармакларында төп дилбегәне кулларына алып, ныклы ышаныч белән халкыбызга хезмәт итүләрен күрүдән дә олы бәхет бармы икән?

Студентлар арасында үзләре сайлаган белгечлекне тагын да тирәнрәк үзләштерергә, аның төпкелләренә үҗәтлек белән төшеп җентекләргә керешкәннәре дә була. Андыйлары синең өчен аеруча якын булып тоела, аларны югары уку йортыннан еракка җибәрәсе дә килми башлый. Ник дигәндә, күренеп тора, нәкъ шундыйлар фән өчен файдалы булачак. Бу төр яшьләрне тәҗрибәле күз шунда ук күреп ала.

Хәтерлим, 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар һәм рус теле, әдәбиятлары бүлегенә, Балтач районының Бөрбаш мәктәбен тәмамлап, Ләйлә Әхмәдиева дигән бер кыз килде. Минем тарих-филология факультеты деканы булып эшләгән вакытым.

Укуга кабул итү вакытында мин шундый бер тәртип урнаштырган идем: безгә килүче һәр абитуриент белән, кыска вакытта гына булса да, әңгәмә үткәреп алам. Бу егет яки кыз безнең бүлекне аңлы рәвештә сайлаганмы, әллә башка берәр сәбәп тәэсирендәме? Шуны беләсе килә. Араларында фикер йөртүләре, кайбер башка сыйфатлары буенча тел-әдәбият белгече итеп әзерләүгә мөмкинлекләре булмаганнары очрый. Шушы Бөрбаш кызы белән дә кыскача гына сөйләшеп алдым. Күзләренә карашымны төбәп, төп соравымны бирәм:

— Ни өчен безнең бүлеккә килдегез?

Кыз да аптырап калмады…

Язманың дәвамы белән «Хезмәт» газетасының җомга санында таныша аласыз. Бездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев