Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Әниләрнең күзе нигә яшьле?” (+фото)

Бистәбезнең 5нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәме узды.

Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да бәйрәм көнебез килеп җитте бит. Бүген шуклыклары белән безне сагайткан; уңышлары, шат авазлары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз бакча белән хушлашырга җыелдылар. Бүген барыбызга да бик моңсу, чөнки безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмдә дә, эштә дә зур ярдәмчеләребез булган балаларны мәктәпкә озатабыз.

Әниләрнең күзе нигә яшьле,

Нигә моңланалар апалар.

Канат кагып юлга кузгалабыз,

Алда борма юллар яталар.

Борчылмагыз бердә безнең өчен,

Сынатмабыз белем илендә.

Зур кешеләр булып,матур киләчәкне

Төзербез туган илебездә.

Бүген әниләр һәм тәрбияче апаларның күзләре яшькә күмелде. Бәйрәм рухы күңелне шатландырды да моңсуландырды да. Тантанага балалар залга парлашып керделәр.Матур һәм мәгьнәле шигырьләр белән бәйрәмне башладылар. Ул шигырьләрдә балалар бакчасына һәм тәрбиячеләргә карата зур хөрмәт салынган. Дуслык, мәктәп, мәхәббәт турында җырлар бер кешене битараф калдырмады.Әле ул гына да түгел:балалар шаян биюләр һәм театрләштерелгән тамаша белән кунакларны таң калдырдылар. Ә менә әниләрнең махсус өйрәнгән биюләре ,балалар өчен чын сюрприз булды. Бәйрәмнең йомгак өлешендә балалар барлык хезмәткәрләргә рәхмәт җиткерделәр. Бакча мөдире Гөлнара Мөхәммәт кызы, үз чиратында, балаларга, әти-әниләргә зур рәхмәтен белдерде. Без, төркем тәрбиячеләре, Рания Рөстәмовна һәм Гөлназ Рафисовна - сабыйларга хәерле юл теләдек. Мәктәп бусагасы безнең балаларны ачык йөз белән каршы алсын иде дигән теләктә калабыз.

5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рания Шәймөхәммәтова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев