Нина Давлекова: «Күпме генә эшләсәм дә, мондый җиңү көтмәгән идем»
Чепья урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Давлекова Нина Николаевна «Татарстан Республикасы балигъ булмаган балаларның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» дигән республика бәйгесенең мактаулы исеменә лаек булды.
Бу һич кенә дә гаҗәп түгел, Нина Николаевнаның тәрбия өлкәсендә, волонтерлык эшләрендә, ватанпәрвәрлек буенча, хәрби-патриотик юнәлештә башкарган эшләре бихисап. Ул балаларны игелеккә, изгелеккә рухландыра белә, аз гына миһербанлы гамәлләрен дә күкләргә чөеп мактый.
«Мин гади эшче гаилә-сендә тудым» дияргә ярата мөгаллимә. Әмма аңардагы тәрбия, ягымлылык, кешелеклелек зыялы гаиләләрдән дә ары китә. Әтисе колхозда — механизатор, әнисе мех әйберләр фабрикасында эшли. Уңган кешеләр булалар. Кызганыч, әтисе кызының 10 яшьлек чагында мәрхүм була. Нина гаиләдә икенче бала.
«Әтием белән әнием миндә хезмәт сөючәнлек, намуслылык, авыр чакта ярдәмгә килү, мәрхәмәтлелек кебек тормышта иң кирәкле сыйфатларны гына тәрбияләгәннәр, — ди ул. — Тормышта үз көчем белән ирешкән уңышларым күп булды. 1996 елда Чепья урта мәктәбен алтын медальгә тәмамладым. 2001 елда Казан дәүләт педагогика университетының рус филологиясе бүлеген төгәлләп, укытучы буласы килү хыялымны чынга ашырдым — рус теле һәм әдәбияты, чит телләр укытучысы дигән һөнәр алып чыктым. Әлеге һөнәрне сайлавыма укытучыларым сәбәпче булды, алар миңа үрнәк булып тордылар, остазларымнан уңдым, әле дә элемтәдә торабыз.
Алар укытып кына калмадылар, яшәргә өйрәттеләр, тәрбияләделәр. Шулай итеп, мине өйдәгеләр генә түгел, мәктәп тә гел яхшылыкны, матурлыкны күрергә өйрәтте. Бәлки шуңа да миңа эш урынымда, туган җиремдә бар нәрсә дә кадерле, якын. Укытучыларым бик рәхимле иде. Безне кырыс карашлардан, гаделсезлектән сакладылар-якладылар. Һәрчак аларның рәхим-шәфкатен, ярдәм итәргә атлыгып торуларын тоеп укыдык. Рәхимлелек дәресләренең минем өчен кыйммәте зур. Менә хәзер үзем дә укытучы, остазларым кебек үк укучыларыма мәрхәмәтлелек дәресләре алып барам».
Нина Николаевна туган мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып 2021 елдан башлап, 22 ел эшли, 17 ел сыйныф җитәкчесе була, өч сыйныфка белем-тәрбия биреп, балаларны олы юлга озата.
«Менә хәзер аңлыйм, — ди укытучы. — Бу минем бәхетле вакытларым, чөнки син бар күңелеңне балаларга биреп эшлисең. Аларның мәнфәгатьләре белән, үзеңне кайгыртуларын тоеп яшисең, әлбәттә инде, үз балаларыңны да онытмыйсың. Авырлыклар була, әмма алар хәл итеп булырдай эшләр. Бергә походка йөрүләр, ял итүләр, экскурсияләр безне бик берләштерә. Моның өчен укытучыга бар көчеңне куеп, нык тырышырга кирәк. Балаларга беркайчан да тупас сүзләр әйтергә ярамый. Балалар алар һәр сүзне йөрәкләренә якын ала, сеңдерә. Укучы каршында һәрчак ягымлы, тәрбияле булып кала белү кирәк, чөнки бала үзенә булган карашны үскәч үзе үк тә сиңа кабатларга мөмкин».
Хәзер җәмәгатьчелек алдында патриотик хисләрне күтәрү мәсьәләсе актуальләште. Күпләр патриотизмның ни икәнлегенә дә төшенә алмый йөргәндә, Нина Николаевна күзләрне яшьләндерерлек сүзләр әйтә: «Нәрсә соң ул пат-риотлык хисләре? Ул — Ватаныңа хезмәт итү, илеңне ярату гына түгел, илеңнең үткәне, бүгенгесе белән горурлану, шушы илдә яшәү куанычын тою да. Халкың кичергән дулкынландыргыч мизгелләрдән, вакыйгалардан, һәлак булган кешеләр, балалар фаҗигасеннән күзләрдән бәреп чыккан кайнар яшьләр алар шулай ук ватанпәрвәрлеккә корылган. Патриотлык — ул күпкырлы мәгънәгә ия, сиңа гаять тә зур көч өсти торган хисләр төрлелеге ул».
Бу кырыс, тәрбия мәсьәләсе аксаган заманда мондый хисләрне ничек тәрбияләргә соң? Иң беренче әти-әнигә, гаиләңә, әби-бабаларыңа хөрмәт булырга, һәркем үзенең үткәнен, мәдәниятен белергә, боларның барысы да балачактан ук сеңәргә һәм ул тирәлекне үзебез булдырырга тиеш икәнлегебезне беләбез, әмма эшлибезме соң? Илең, халкың турында кайгырма, үзең турында кайгыр, дип, кешедән калышмый яшәргә, дәрәҗәле булырга гына өйрәтәбез түгелме? Бу урында тәҗрибәле мөгаллимә киңәшенә янә колак салыйк әле.
«Балаларга яхшы тәрбияви фильмнарның йогынтысы зур, матур әдәби әсәрләр яхшылыкка өнди, үзеңә дә гел яхшы яктан гына үрнәк булырга кирәк. Балаларга үз илеңнең яхшы якларын гына сөйләргә, халкыңның авырлыкларны ничек горур итеп җиңүен аңлатырга кирәк, аларның аңына, хис-тойгыларына тәэсир итәрлек булсын. Барысы да без — зурлар кулында. Мәктәп, балалар бакчасы — алар тәрбия үзәге, нәкъ менә биредә бала кешелеклелекнең ни икәнлеген аңлый башлый».
Менә шушындый алымнарга нигезләнеп эшләгән мөгаллимә дәрәҗәле бәйгедә уңышка иреште дә инде. Быелның язында ул әлеге бәйгенең Арчада узган зона этабында катнаша. Биредә катнашырга аңа хезмәттәшләре Алиса Наилевна белән Зөһрә Гамилевна киңәш итә. Үзенә шундый зур ышаныч белдергәннәре өчен Нина Николаевна аларга бик рәхмәтле.
Моңарчы андый зур бәйгеләрдә катнашканы булмый. Бәйге ике этапта уза: видеопрезентация кысаларында, жюри вәкилләренең сорауларына җавап бирү һәм авыр бала белән килеп туган катлаулы хәлдән чыгу юлларын күрсәтү. 16 катнашучы арасында 4 җиңүче табыла, аның да берсе — Нина Николаевна. 22 ноябрь көнне җиңүчеләрне башкаланың «Әкият» курчак театрында хөрмәтлиләр. «Милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән тәрбия» дигән номинациядә Нина Николаевна 1 урынны ала, аны 16 мең сум күләмендә сертификат белән бүләклиләр.
«Бик куандым, көтмәгән идем, — ди Нина Николаевна. — Бу җиңү мине тагын да рухландырды, ышанычымны арттырды. Бик күп котлаулар кабул иттем. Җиңгәч кенә мин балигъ булмаган балаларның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе дигән сүзнең бөеклеген аңладым». Чыннан да, бу исемгә бөтен кеше дә лаек була алмый, һәм бөтен кеше дә авыр балалар белән эшли белми.
Нина Николаевна җәмәгать эшлеклесе Гарифҗан Галиев премиясен беренчеләрдән булып алган укытучы. «Халыклар дуслыгы» музеен озак еллар җитәкләгән легендар шәхес үзе дә көчле патриот иде, яшьләрне дә шуңа өндәде. Аның премиясе патриотлык хисләрен алга сөргән мөгаллимәгә бик лаеклы төстә тапшырылды.
Нина Николаевна үзе укыткан рус әдәбияты фәне аша да укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирә. Балаларны матур әдәби китаплар укырга өнди, шунсыз балаларыбыз рухи яктан байый алмаячак, ярлы, бәхетсез булып, караңгылыкта калачаклар, ди. Фикерен совет һәм рус әдәбиятчысы Дмитрий Лихачевның сүзләре белән куәтләп тә куя: «Әхлаклылык ул гасырлар дәвамында да һәркем өчен бер булып калачак», ди.
Эшегездә зур уңышлар һәм киләчәккә рәхимле укучылар тәрбияләвегез өчен зур рәхмәт сезгә, Нина Николаевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев