Нөнәгәр укучылары төбәкара этнографлар слетында катнашты (фото)
23нче сентябрьдә Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Малмыж районы мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе белән берлектә Малмыж шәһәрендә "Минем татар авылым" исемле төбәкара этнографлар слеты оештырылды.
"Татар өе" бәйгесендә командалар килеп җитү белән билгеләнгән урында үзләре белән алып килгән татар өе яки каралты-куралы татар ишек алды күренешләрен төзеделәр.
"Ял итү" этабында команда берәр иң борынгы hәм соңгы вакытта еш әзерләнә торган татар милли ашын тәкъдим итте.
"Кичке уен" бәйгесесендә командалар, үзләренең торган урыннарына хас булган җырлы-биюле кичке уен күрсәттеләр һәм башкаларга да өйрәттеләр.
Җитәкчеләр белән уздырылган түгәрәк өстәлдә "Туган авылым" көннәрен уздыру буенча җитәкчеләр үзләренең эш тәҗрибәләре, уздыру программалары белән 10 минуттан узмаган чыгыш ясадылар, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
"Минем хобби" бәйгесе буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең эзтабарлары бу ярышларның барлык этабында да уңышлы чыгыш ясап, беренче урынга лаек булдылар.
Нөнәгәр мәктәбе,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев