Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма балалар бакчасы кунаклар кабул итте (фото)

Күптән түгел безнең Кариле балалар бакчасында «Мәктәпкәчә балаларга әхлакый-ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү тәҗрибәсе» темасына республика күләмендә тәрбиячеләрнең семинар-практикумы булып үтте.

Семинарның ел ахырында үткәрелүе, бердән, коллективыбызның ел  дәвамында бу юнәлештә эшләвебезнең нәтиҗәсе белән таныштыру булса, икенчедән, бу өлкәдә фикер уртаклашу, тәрбия эшчәнлегендә яңа педагогик алым-методлар белән танышу да күздә тотылган иде.

Семинар шушы темага карата балалар белән бергәләп әзерләгән күргәзмә белән танышу, бакча мөдиренең кереш сүзе, сабыйларның музыкаль котлавыннан соң эшлекле формада дәвам итте.

Тәрбиячеләр Баһаветдинова Р. Ф. «Минем гаиләм» дигән темага балаларның танып-белү эшчәнлеген үстерү буенча дәресе, Габдрахманова В.М. ның «Кызыклы карусель» дигән дидактик уен кулланмасы семинарда катнашучыларда матур тәэсир калдырды. Балаларның әти-әниләре белән бергәләп төзегән гаилә шәҗәрәләре, гаиләдә әти-әниләре турында чыгышлары, мәрхәмәтле булырга кирәклеге турында фикер алылулары җанлы барды. «Кызыклы карусель» уены семинарда хәзинәләргә бай, иң күләмле, үтемле булуы белән аерылып торды.

Тәрбияче Зәйнуллина Г.Т. тарафыннан  зурлар төркемендә «Гөлбикәгә ярдәм итик» дигән танып-белүләрен үстерү буенча үткәрелгән квест-уен үзенчәлекле формада үтүе белән биредә катнашучыларга ошады. Гөлбикә, Гомәр курчаклары да күркәм иде.

«Татарстан-тату йорт», «Без-Рәсәй балалары» флешмобы, «Патриотик тәрбия бирүдә интерактив формаларны куллану» темасына мастер-класс күрсәтү, Балтач тарихын өйрәнү,аның истәлекле урыннарын,Балтачка багышланган матур җырларны тану,күренекле шәхесләрен  тану,  «Мич котлау» йоласы буенча фольклор чыгыш, «Сугыш булды...»-күләгә театр-композиция, истәлекле даталарга багышлап «Без хәтерлибез, онытмыйбыз!» дигән дәрес-шөгыльләр үзләренең төрле форма, алымнарда гына түгел, ә бик бай эчтәлекле, тәрбияви яктан үтемле булулары белән дә җәлеп итте. Коллективның Рәхимҗанова З.Н., Габдрахманова З.Б., Шәрифҗанова Р.З., Гатауллина Г.Г., Фәйзрахманова Г.Ф., Муллагалиева Г.Х., Якупова З.И. кебек тәрбиячеләребез, үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклашып, семинарда эшчәнлекләрнең матур үрнәкләрен дә күрсәттеләр.

Соңыннан түгәрәк өстәл артында семинарга нәтиҗә ясаганда, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә бүлеге методисты Нотфуллина Г. Ф., РМО җитәкчесе Хафизова Ф.Ф. һәм килгән семинарда катнашучылар тәрбиянең бу юнәлештәге эшчәнлегебезгә югары бәя бирделәр.

                                                         

                                                     Зәйнуллина Г.Т.

        Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе 

                                                                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар