Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма җирлегендә Балтач районы мәгариф системасы эшчәнлегенә багышланган чара узды (фото)

Укытучы һәм остаз елына йомгак ясалды.

Беренче өлештә мәгриф оешмалары җитәкчеләре Норма урта мәктәбе, Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы һәм «Тургай» балалар бакчасының эшчәнлекләре белән таныштылар.

Икенче рәсми өлешендә Норма авылы клубында пленар утырыш узды. Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А. Ф., Балтач районы прокурор урынбасары Низамиев Д. А., Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Балтач территориаль оешмасы рәисе Гаязова Р. С. катнашты.

Утырышны мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Р. К. алып барды. Пленар утырышта мәгариф системасының 2023 нче елдагы эшчәнлегенә анализ, Укытучы һәм остаз елына йомгак ясалды, 2024 нче елга мәгариф идарәсе һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре алдына бурычлар куелды.

Шулай ук 2021-2023 нчы елларга Балтач районы башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы арасында төзелгән 3 яклы килешүнең үтәлеше тыңланды. 2024-2026 нчы елларга Балтач районы башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы арасында төзелгән 3 яклы килешүгә кул куелды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар