Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нормадагы көллияттә укуны бәхеткә тиңләрлек

Биш сорауга — биш җавап

Бу чыннан да шулаймы? Арча аграр-сәнәгать көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалы директоры Рәис Садыйк улы Галиев белән шул хакта сөйләштек.

Сорау: Зур тырышлыклар белән, зур суммаларга төшкән ремонт кичергән Арча аграр-сәнәгать көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалы үткән уку елында ничә карлыгачын олы тормыш юлына озатты һам киләсе уку елын нинди өметләр белән башларга җыена?

Җавап: Ундүрт укучыбызга төпле белем, хәер-фатиха биреп, олы тормыш юлына озаттык. Аларның берничәсе армия сафларына китте, югары уку йортына керүчеләр дә бар, калган егетләр үзләре яшәгән җирлектәге авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә эшкә кайтты. Алар районыбызга игелекле эшләр башкарып, гомер юлларын туган ягыбыз белән бәйләрләр дип ышанып калабыз. Ә инде яңа уку елына килгәндә, ул узган уку елында алган көч-куәттән, яңарышлар аша ирешкән уңышлардан, шатлыклардан торачак. Максат бер — ничек тә күбрәк укучылар туплау. Курсантлар күп килер дигән ышаныч зур, чөнки уку йорты хәзер элеккечә түгел, ул бик нык үзгәрде, яңарды. Курсантларыбыз тәрбияле, яңа көллиятнең һәрбер почмагын, җиһазын кадерләп саклыйлар. Әле яңадан 2 миллион сумлык яңа җиһазлар кайтасы бар. Капиталь ремонт, өстәвенә укыту әсбаплары өр-яңа, әкияттәгедән болайрак булды бу уку йорты. Югары уку йортларына да бу кадәр игътибар бирелгәне булдымы икән?!

Сорау: Күптән түгел генә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры көллияттә булып китте, мөхтәрәм кунагыбызда көллият нинди тәэсирләр калдырды?

Җавап: Әйе, күптән түгел генә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин көллиятебезгә килеп, биредәге капиталь ремонтның сыйфатына югары бәя бирде, укучыларны туплау кирәклеген ассызыклап, авылда калып эшләүчеләргә уңышлар теләде. Безне таныйлар һәм без моның өчен җитәкчелеккә, район башлыгы Рамил Нотфуллинга рәхмәтлебез.

Сорау: Хәзер көллиятнең барлык таләпләргә да жавап бирә торган тулай торагы да бар, яңа уку елына курсантларны җәлеп иткәндә аның мөһимлеге сизеләме?

Җавап: Тулай торакның уңайлылыгы бар инде, аның белән иң беренче, ерактан, читтән килүче балалар кызыксыналар, моңарчы андый мөмкинчелек юк иде бит, бүгенге көндә безнең укучыларны тулай торакта яшәтү, укыганда тору урынына мохтаҗ булган балаларга урын бирү мөмкинлеге бар.

Сорау: Егетләр-кызлар биредә нинди һөнәрләр алачак?

Җавап: Бүгенге көндә көллиятебез өч юнәлештә белем бирә. Беренчесе: авыл хуҗалыгы мастеры юнәлешендә белем алучылар биш төрле категория тракторга, ике төрле категория машина йөртергә хокук алалар; авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлаучы слесарь дигән белгечлекләр алып чыгалар, уку срогы 1 ел да 10 ай. Икенчесе: повар-кондитерлар, алар 3 ел да 10 ай укый. Өченчесе: сәламәтлекләре чикле балалар өчен хуҗалык эшчесе һөнәре. Быелгы уку елында тагын ике юнәлештә, 20шәр егеттән торган ике группа: авыл хуҗалыгы мастерлары һәм «Утар хуҗасы» («Хозяин усадьбы») дигән төркемнәр оештырырга җыенабыз.
Кызлар, егетләр дип аеру түгел, кызларга да, егетләргә дә бара торган һөнәрләр. «Утар хужасы» белгечлегенә килгәндә, моның эчендә берничә квалификация ята: учетчик, яшелчәче, пешекче-кондитер.
Учетчик әгәр дә укуын дәвам итсә, икътисад юнәлешендә эшли ала, яшелчәче агрономлык буенча китәргә мөмкин, пешекче тагын югары уку йортларына китәргә мөмкин.

Сорау: Димәк, өстенлекле уку йорты 9нчы сыйныфны тәмамлаучы егетләрне-кызларны үзендә көтә!

Җавап: Әйе, нәкъ шулай, Балтач районының Норма авылында урнашкан Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы яңа 2024-2025 уку елына түбәндәге һөнәрләр буенча 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларны укырга чакыра: авыл хуҗалыгы мастеры — уку вакыты 1 ел да 10 ай, «Утар хуҗасы» — 3 ел да 10 ай. Бездә укуның өстенлекләре: тулай торак бар, стипендия түләнә, авыл хуҗалыгы оешмалары белән килешү төзеп, өстәмә стипендия дә алып була, заманча материаль-техник база, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге, уку чорында армия хезмәте кичектерелә, түләүле нигездә өстәмә һөнәрләр (пешекче, тракторчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы) дә алырга була. Күңелле, мавыктыргыч студент тормышы. Сораулар булса, 3-15-79 телефон номерына шалтырата аласыз. Килегез, уку йортына көтеп калабыз.

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нормадагы көллият Арча аграр-сәнәгать көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалы