Ор һәм Шеңшеңәрнең хәзер үз артистлары бар (фото)
Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Шушы серле дөньяга балаларны җәлеп итү уңаеннан мәктәпләрдә театр түгәрәкләре оештырылды.
Безнең мәктәптә бу эшкә, үзе дә сәнгать дөньясында кайнаучы ,туган тел һәм татар әдәбияты укытучысы Нәҗипова Гөлнара Зиннәтулла кызы алынды.
Иң башта ул түгәрәккә йөрүче балаларда театр сәнгате белән кызыксыну булдыру өстендэ эшләде. Анын хезмәтенең нәтиҗәсе шушы көннәрдә Ор һәм Шеңшеңәр мәдәният йортларында куйган спектакльләрдә күренде.
Г.Камалның "Беренче театр"ын искиткеч матур итеп тамашачыга күрсәттеләр. Балаларның һәркайсы үз ролен оста итеп башкарып, шаккаттыра алды.
Шулай ук тәрбияче апалары бакча балаларына да Р. Вәлиеваның "Курай малае" әсәрен өйәэтеп, халыкка тәэкъдим иттеләэр. Кечкенә генә булсалар да, балалар югалып, куркып калмадылар. Бик килештереп уйнадылар.
Алга таба да бу коллективларга уңышлар теләп калабыз. Тукаебыз әйткәнчә, "Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә".
Гарифуллина Минзилә,
Шеңшеңәр мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев