Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Орда матурлыкны аңлаучылар яши (фото)

Ор клубында балаларга туган илгә,туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү,балаларны кече яшьтән мәдәниятле итеп үстерү буенча бик күп чаралар үткәрелә.

Мәсәлән: Россия флагы көнендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән Россия флагы - илем горурлыгы дигән темага рәсем конкурсы; республика көне уңаеннан, клуб мөдире һәм Шеншеңәр китапханәсе мөдире җитәкчелегендә балалар һәм бертөркем әти-әниләр Чепьдагы музейга экскурсиягә бардылар.

Клубта балалар өчен ике бию түгәрәге эшли.Ул түгәрәккә йөрүче балалар райондагы һәм районнан тыш үткәрелүче конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннарны алалар.Түгәрәккә йөрергә теләүче балаларның күплеген исәпкә алып быел зуррак сыйныфтагы балалар өчен дә бер түгәрәк оештырырга уйлыйлар.

Балаларны бию серләренә Балтачтан кадәр килеп Фәнзия Төхфәтуллина өйрәтә.

- Бу яктан безнең Ор балалары бик бәхетле, чөнки кече яшьтән бик күп биюләрне чын итеп биергә өйрәнәләр.Клубта үтүче бер генә чара да аларның чыгышларыннан башка үтми, ди әти-әниләр.

Без исә авылда яшәп тә мәдәниятнең үзәгендә кайнаган балаларга, зур ярдәм иткән әти-әниләргә, ә иң мөһиме - эш күплеккә сылтау ясамыйча, матурлыкка омтылып яшәгән орлыларга зур соклану хисләре белән карыйбыз. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк икән, җәмәгать.Матурлыкны тудыручылар без үзебез икән бит.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250