Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өйдә белем алучы укучыларга кайнар ризык өчен компенсация түләргә тәкъдим ителде

Татарстан бюджетында башлангыч сыйныф укучыларын кайнар азык белән тәэмин итү өчен чыгымнарны каплау каралган.

Татарстанда 647 башлангыч сыйныф укучысы кайнар туклану өчен компенсация алмый, дип искәртте Дәүләт Советы утырышында Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, дип хәбәр итә "Татар-информ".

«Бүгенге көндә өйдә белем алучы укучыларга кайнар туклану өчен компенсация механизмы юк. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы да, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы да бернинди компенсацияне күздә тотмый», — диде Дәүләт Советы утырышында Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сүзләренчә, өйдә белем алучы башлангыч мәктәп укучылары өчен компенсацияне Татарстан кайтара ала. «Шуңа күрә республика хакимиятенә өйдә укучылар компенсация алу өчен механизм булдырырга кирәк», — диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда белем бирү оешмаларының 98 процент укучысы кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларны тукландыру кайнар аш