Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Проектка 5 ел һәм без – Җиңүче!

ТР Милли музеенда бүләкләү булды.

Быел Татарстанда апрель аеннан башлап июньгә кадәр «Җиңү адымнары» дигән проект старт алган иде. 21 октябрьдә ТР Милли музеенда аның җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Проект кысаларында 7 турыдан-туры, 14 онлайн акцияләр оештырылды, барлыгы 6320 активист катнашты.

Чара мөхтәрәм кунаклар катнашында узды. РФ Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Семен Федоров, Милли музей директоры Алиса Вяткина, “Рәсәй укучылары хәрәкәте” оешмасы рәисе Динар Сафин, “Җиңү волонтерлары” рәисе Азат Идрисовның әлеге чарада катнашулары проектның ни дәрәҗәдә мөһим һәм әһәмиятле булуын раслады. Катнашучыларга истәлек дипломнары һәм бүләкләр бирелде. Менә шушы проектта безнең Балтач гимназиясе җиңүгә - Гран-при алуга иреште. Иң яхшы команда эше буенча Балтач урта мәктәбе танылды. Балтач гимназиясенең “Җиңү волонтерлары” отряды вәкилләре белән таныштырып үтәсе килә. Отряд командиры Мәликә Абдрахманова, әгъзалары 11 б сыйныфы укучылары Динә Зарипова, Гөлия Закирҗанова, Лилиана Бускина һәм 10 а сыйныфы укучысы Алия Зыятдинова. Җитәкчеләре шәхсән үзем - педагог-оештыручы Равилә Шәрипова.

Гимназия һәм Балтач мәктәбенең әлеге уңышлары дәвамлы булсын!

Равилә Шәрипова,

педагог-оештыручыларның РМО җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев