«Рәсем сәнгате нигезләре»ндә Мәрьямгә уңыш елмайды
Яшь рәссамчы кыз Бөтенроссия фестивалендә өченче урынга лаек булды
Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мәрьям Айрат кызы Әшрәфҗанова остазы Гүзәл Рамил кызы Сәйфетдинова җитәкчелегендә «Милли хәзинә» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр халык иҗаты фестиваленең «Рәсем сәнгате нигезләре» номинациясендә катнашып, дәрәҗәле 3 урынга лаек булды һәм 10 мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде.
Матурлыкны кәгазь битләренә төшереп, кешеләр күңелендә якты хыялларга, гүзәллеккә юл ачкан яшь рәссамчы кызны һәм аның остазын чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади уңышлар, яхшы кәеф телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев