Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәрбер кешенең, “Менә ул - чын укытучы!” дип, гомере буе аңа рәхмәт укырлык, сагынып искә төшерерлек остазы бар

Олы җанлы булуына, сабырлыгына, тапкырлыгына, үз эшенә бирелгәнлегенә, һәрбер укучыны баласы кебек якын күрүенә сокланмый калу мөмкин түгел иде.

Үз биеклеге булуда -
Кешенең бөеклеге.

(Фәнис Яруллин)

Һәрбер кешенең дә, “Менә ул - чын укытучы!” диярлек, гомере буе аңа рәхмәт укырлык, сагынып искә төшерерлек остазы бар. Сүзем, укучыларның гына түгел, укытучыларның остазы булган Кәлимуллин Фәрит Кәлимулла улы турында. Андый остазлар күңел түрендә саклана, аның белән бәйле рәхәт мизгелләр гомер буе җанга үзгә бер җылылык биреп тора.

Кәлимуллин Фәрит Кәлимулла улы 1930 нчы елның 9 нчы ноябрендә Норма авылында дөньяга килә. 1938-39 нчы елда Норма башлангыч мәктәбенең I сыйныфына укырга керә. I-V классларда аларны Нуркина Мәрьям апа укыта. Тәүге укытучысын, хезмәттә үзенә өлге итеп, гомере буе күңелендә йөртте, истәлекләрен бихисап укучы һәм укытучы белән уртаклашты Фәрит абый.  Мәктәп хәзерге мәчет урынында, аскы һәм өске каттан торган элеккеге мәчет бинасында урнашкан була. Аскы катында -  ашханә, шунда көнгә бер тапкыр җылы аш ашатканнар укучыларга.

1942-43 нче елларда Балтач мәктәбенең V сыйныфына укырга бара ул. Анда сыйныф җитәкчесе Насыйрова Сәрвәр апа була. Бергә-бергә күпме кыенлыклар җиңелә, күпме сынауларга каршы торыла. Сугыш чоры булганлыктан, мәктәптә сыйныф бүлмәләре салкын, ягылмый. Укучылар атнага бер мәртәбә җиде чакрым ераклыктагы урманнан кечкенә чаналар белән ботак алып кайталар, мәктәпне шулай ягып җылыталар. Ир-ат укытучылар юк дәрәҗәсендә. Балтачка һәр көн җәяү барып-кайтып йөрүләр дә белемгә булган омтылышка киртә куя алмый.

Сугыш чоры укытучысы һәм укучысы күргәннәрне еш искә төшерергә, хатирәләрне башкалар белән уртаклашырга, йөрәктәге әрнү-газапларны тыңлаучыга үтемле итеп җиткерергә беркайчан да авырсынмады Фәрит абый.  

1948 нче елда X нчы сыйныфны тәмамлый. Шуннан соң укуын  Казан дәүләт педагогия институтының ике еллык укытучылар бүлегендә дәвам итә, 1950 нче елда аны тәмамлый. Яшь укытучыны Саба районы Төбәк җидееллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Шул ук елда армия сафларына алына. Хәрби хезмәтне Германия җирендә үтә. 1953 нче елда армиядән кайта һәм Норма җидееллык мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый.  

Уртачадан калкурак төз буй-сын, җитез хәрәкәтләр, бихисап укучыны алга әйдәгән ышанычлы  адымнар. Тәвәккәллеккә омтылыш кирәклеген белдереп, ышаныч уятып карый белгән, янып торган күзләр, үткен караш,   сизгер күңел... Гади һәм эчкерсез булган өчен дә үз итә, ахры, укучылар укытучыны. Сирәк була шул мондый сыйфатларның  барысын берьюлы туплаган  остазлар.  

Мәктәптә физкультура-спорт эшен алга җибәрүгә зур өлеш кертә Фәрит Кәлимуллович. Беренче хоккей уеннарын инештәге боз өстендә башлап җибәрә. Шулай тупланган хоккей командасы, яхшы уйнап, финалга чыга, Арча-Кукмара зона ярышларында катнаша.

1959 нчы елның ноябреннән 1962 нче елның декабренә кадәр Балтач райкомында пропагандист булып эшли.

1963 нче елның августыннан 1982 нчы елның августына кадәр Норма мәктәбендә завуч вазифасын башкара.  Кәлимуллин Фәритнең бу еллардагы педагогик, практик, методик эшчәнлеге бөтен районга үрнәк була, республикага тарала.

1982 нче елдан 1993 нче елга кадәр география һәм физкультура фәннәре укыта, мәктәптә озынайтылган көн төркемендә эшли.

Аның укучылары җиңел атлетика, көрәш буенча республика, РСФСР ярышларында катнашып, җиңүләр яулыйлар.

Укытучы булу өчен белем генә җитми, талант, тумыштан килгән сәләт тә кирәк. Даими рәвештә яналык белән танышып бару, булганына канәгать булып туктап калмыйча, тырышлыкны киметмичә, замана белән бергә атлау да кирәк. Нәкъ шундый булды шул Фәрит абый!

Олы җанлы булуына, сабырлыгына, тапкырлыгына, үз эшенә бирелгәнлегенә, һәрбер укучыны баласы кебек якын күрүенә сокланмый калу мөмкин түгел иде.

Мәгарифкә багышланган  гомер, педагогик осталык  җитәкчелек  тарафыннан да  юмарт бәяләнә.

  • 1971 нче ел август – КПСС һәм район советы башкарма комитетының Почёт грамотасы.
  • 1977 нче ел – КПСС райкомы һәм район советы башкарма комитетының Почёт грамотасы.
  • 1982 нче ел – Пропаганда эшендә актив катнашкан өчен, КПСС өлкә комит-политмәгариф Почёт китабына кертелде.
  • 1980 нче ел – 50 яшь тулу уңаеннан яшь буынга укыту-тәрбия эшендәге актив эшчәнлеге өчен, КПСС райкомы Почёт грамотасы.

Кешеләрдә һәрчак яхшы якны гына күрә белгән, янәшәдәгеләр өчен изгелекләр генә эшләргә әзер торучы кеше күңеле һәм йөрәге белән тынгы белмидер инде. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ул терекөмеш бөртегедәй гел хәрәкәттә булды.

Кайчандыр үзләре укыган мәчет-мәдрәсә урынына 1998 нче елда яңа мәчет салуда да ул башлап йөрүче булды. Әдәп – әхлак үрнәге булып яши белде. Фәрит абыйны соңгы юлга озаткан көн  мәчет каршында мәдрәсә ачылу тантанасына туры килү очраклылыкмы? Авыл халкына, тантанага    килгән кунаклар  да кушылып, олылап озату бу, мөгаен.  

Тормыш иптәше Лена апа белән 3 бала (ике кыз, бер ул) тәрбияләп үстерделәр. Олы кызы Фәридә Фәрит кызы Норма урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм завуч булып эшләде. Улы Фәнил СХТ да эшләде һәм хәзер “Тимирязев” исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кызы Гөлшат Уфа шәһәрендә яши.    

 90 яшьлек юбилеен киң колач белән билгеләп үткән көннәрдә әле ул укытучының мәңге яшь сабый булуын тагын бер раслады. Күңеле белән яшь калган кешедә балаларга хас  самимилек югалмый шул.  

Сез – бүген дә мәктәбебез горурлыгы, авылыбыз йолдызы, милләтебезнең – йөзек кашы. Ә тормышны чынлап яраткан, аннан ямь һәм тәм тапкан кеше өчен  моннан да зур бәхет була алмыйдыр?!  Мин тормышта сезнең белән очрашуым, бергә эшләвем, сездә булган күркәм сыйфатларны күрә алуым белән бәхетле.

Әйбәт әти, акыллы ир, таянырлык туган, ышанычлы дус, ярдәмчел классташ, яхшы күрше, игелекле авылдаш, киңәшче хезмәттәш, кадерле укытучы, таләпчән остазның рухы өчен дога кылучы кешеләрнең күп булуына шик юк. Сезнең исем халык күңелендә, тарих битләрендә  югалмас!

Норма урта мәктәбе коллективы.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Кәлимуллин