Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республика форумында балтачлылар да катнашты һәм бүләкләнде (+фото)

16 август көнне Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы узды.

Форумга  татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары,  укыту һәм тәрбия теле татар теле булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, тәрбиячеләр,  гомуми белем бирү оешмаларыныӊ директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Балтач районыннан әлеге чарада Карадуган гимназиясеннән, Балтач  гимназиясеннән, Нөнәгәр, Салавыч, Норма, Сосна, Куныр мәктәпләреннән, Карадуган балалар бакчасыннан һәм Балтачныӊ 2 нче санлы балалар бакчасыннан делегатлар катнашты.
Катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды. Форум кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен цифрлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узды. 
Пленар  утырыштан соӊ милли мәгариф өлкәсендә зур уӊышларга ирешкән хезмәткәрләрне  бүләкләү тантанасы оештырылды. Тантанада Норма урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Әсәдуллина Энҗе Васил кызына «Татарстан Республикасыныӊ атказанган укытучысы» исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тапшырды. Шул ук чарада мәгариф идарәсе методисты Сабирова Фидания Тәбрис кызы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыныӊ «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9