Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республика олимпиадасының йомгаклау этабыннан җиңү белән(+фото)

23-25 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә туган (удмурт, мари, чуваш, мордва) телләрдән республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде

Безнең районның Кече Лызи мәктәбеннән Калинина Алина удмурт теленнән республика этабында җиңүче, Урта Көшкәт мәктәбеннән Петрова Алина, Чепья мәктәбеннән Александрова Ольга призер дипломнарына ия булдылар. Чепья мәктәбеннән Кугергина Ангелина - мари теленнән республика олимпиадасы җиңүчесе. Укытучылары: Кече Лызи мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Антонова Наталия Львовна, Урта Көшкәт мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Николаева Мария Петровна, Чепья мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Чернова Ирина Анатольевна, Чепья мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Надежда Анатольевна.

Җиңүче укучыларыбызны һәм аларның остазларын котлыйбыз, регионара олимпиадаларда уңышлар телибез!

 

Фидания Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада