Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республикада йөз яхшы авыл мәктәбенең унысы Балтачта (фото)

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикадагы йөз иң яхшы шәһәр һәм авыл мәктәпләре рейтингының нәтиҗәләрен игълан итте. Иң сөенечлесе: йөз авыл мәктәбенең унысы безнең районныкылар.

Әлеге рейтингта 19 урында - Куныр (директоры - Вагыйз Галиев), 22 урында - Яңгул (Наил Сафиуллин), 24 урында - Балтач гимназиясе (Ринат Мөхәрләмов) һәм 28 урында Бөрбаш (Гүзәл Бариева) мәктәпләре. 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча район рейтингының лидерлары, димәк, әнә шулар.

Норма һәм Нөнәгәр мәктәпләре республика рейтингта 43-44 урыннарны бүлешсә, Балтач мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Урта Көшкәт һәм Смәел мәктәпләре йөзлекнең икенче яртысында.
Әлеге рейтинг рус теле, математика (профиль) һәм сайланма фәннәрдән ЕГЭ нәтиҗәләре, бу имтиханнарда 80 һәм аннан күбрәк балл җыючылар, бирә алмаучылар, олимпиада нәтиҗәләре, кыскасы, белем сыйфатын күрсәтүче бик күп күрсәткечләрдән чыгып төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250